Хезмәт

Кем җиңүче? “Гашыйк ит син мине!” бәйгесенә йомгак ясадык

“Гашыйк ит син мине” дигән конкурска тавыш бирүне туктатып, җиңүчеләрне билгеләдек.

Гашыйклар көне белән, дуслар! Һәрбарчагызга да тигез мәхәббәт, дөрләп кабынган сөю хисләренең сүнмәвен-сүрелмәвен телибез һәм менә бүген “Гашыйк ит син мине” дигән конкурска тавыш бирүне туктатып, җиңүчеләрне билгеләдек.

Күпсанлы катнашучылар арасында 706 тавыш җыеп 3 нче номер астында каташучы Гөлнара Әгълиуллина җиңүче дип табылды. Бу парны ихластан җиңүләре белән котлыйбыз.

Алардан аз гына калышып 37 нче номер астында катнашкан Эмиль белән Самина 630 тавыш җыйдылар. 152 тавыш ияләре 12 нче номер астында катнашкан Павел-Лилия Весленевлар пары. Афәрин.

Җиңүче белән аерым элемтәгә керербез. Барлык катнашкан парларга да тирән хөрмәтебезне, ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: