Хезмәт

«Көзге төсләр» бәйгесенә килгән эшләрне бәяләү башланды.

«Көзге төсләр» фотосурәтләр конкурсында тавыш бирүне башлыйбыз. Бәйгегә барлыгы 14 укучыбыздан фоторәсемнәр килеп иреште, алар сайтта урын тапты.

Хәзер инде бергәләп әлеге эшләрне бәяләүгә керешик. Моны бары тик Сез, сайтыбыз укучылары гына, эшли аласыз. Дуслар битараф калмыйча үз фикерегезне белдереп конкурска нәтиҗә ясарга үзегездән дә өлеш кертсәгез иде.
Тавыш бирүнең тәртибенә килсәк ул 29.10.2014 - 17.11.2014 барачак, 17нче ноябрь сәгать 3тә бәйгегә килгән иң яхшы эшнең авторы билгеләнәчәк.
Тавыш бирү өчен сайтыбызга керергә, уң як баганада «Һава торышы» баннеры астында «Тавыш бирү» сәхифәсендә, үзегезгә ошаган эшне билгеләргә һәм «Әйе» төймәсенә басарга кирәк. Тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бер компьютердан бер тәүлеккә бары тик, бер тапкыр гына тавыш биреп була.
Хәерле сәгатьтә, башлыйбыз тавыш бирүне…

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: