Хезмәт

«Мин яратам Сине мәктәбем!»

Конкурс!Конкурс!Конкурс! Балтач районы «Хезмәт»(«Азълане») газетасы, Балтач район башкарма комитетыныӊ мәгариф идарәсе район мәктәпләре, сыйныфлар арасында видеоконкурс игълан итә.

Темасы: «Мин яратам Сине мәктәбем!» Конкурсныӊ шартлары: Озынлыгы 1 минуттан артык булмаган видеоматериал мәктәп һәм аерым сыйныф тормышын чагылдырган булуы шарт.

Игьтибар!!! Озынлыгы артыграк булса да ярый!!! Бер мәктәптән сыйныф саны кадәр видеотасма кабул ителә. Видеотасмалар рус, татар һәм удмурт телләрендә булырга мөмкин.

Җибәрелгән материаллар «Хезмәт»(«Азълане») газетасыныӊ Ютуб каналында, инстаграмм челтәрендә басылачак.

Конкурска эшләр 12 июньгә кадәр кабул ителәчәк, нәтиҗә 15 июнь ясалачак.

Конкурста җиӊүче сыйныфлар турында «Хезмәт»(«Азълане») газетасы һәм сайтында махсус материал чыгачак, бүләкләү каралган.


Материалларны: BaltasiRed2005@yandex.ru,   инстаграмм челтәренә директка, 89179077020 номерына Ватсапка җибәрергә мөмкин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: