Хезмәт

"Ташулар агар чаклар"га тавыш бирү башлана

Бүгеннән, ягъни 4 майдан "Ташулар агар чаклар" конкурсына килеп ирешкән фотосурәтләргә тавыш бирү башлана.

Язгы ташу булмау сәбәпле, бу фотоларга тавыш бирүне үткәрмәбез дигән идек. Әмма катнашучылар үтенечен кире кага алмадык. Димәк, башладык. Тавыш бирү 15 майга кадәр дәвам итәчәк һәм шул көнне 15.00 сәгатьтә нәтиҗә ясалачак. Тавыш бирү өчен сайтыбызга керергә һәм уң як баганадагы "Тавыш бирү" сәхифәсендә үзегезгә ошаган фотосурәтне билгеләргә һәм "әйе" төймәсенә басарга кирәк.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: