Хезмәт

Тавыш бирү бара, читтә калмагыз

Сайтыбызда Сабантуй бәйрәмнәренең матур мизгелләренә багышланган “Сабантуй мизгелләре” дигән бәйгегә тавыш бирү бара.

Ул 16 июльгә кадәр (16сы көнне инде иртән туктатылачак) дәвам итәчәк! Бәйгегә 10 фото килде, аларның һәммәсе дә истәлекле, үтемле, матур. Хөрмәтле газета  укучыларыбыз, үзегезгә ошаган фотога тавыш бирик. Иң күп тавыш җыйган фото җибәрүче “Хезмәт” газетасы редакциясенең бик матур истәлекле бүләгенә лаек булачак.

Ә тавыш бирү өчен әлеге сылтама аша узып керә аласыз: baltaci.ru, яисә сайтыбызның баш битендәге «Игътибар, бездә яңа конкурс: «Сабантуй мизгелләре»» материалын ачарга һәм анда бәйгедә катнашучыларны күрергә мөмкин. Ошаган фотосурәткә «тавыш бирергә» («голосовать») дигән төймәгә басасың.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: