Хезмәт

Игътибар, бездә яңа бәйге: «Әтием белән берлектә»

⚡️ ИГЪТИБАР! «Хезмәт» газетасы редакциясе бу якшәмбе тәүге тапкыр билгеләп үтеләчәк Әтиләр көненә багышлап, «Хезмәт» тарихында беренче тапкыр үз Инстаграм @xezmet_gazetasi аккаунтында «Әтием белән берлектә» дип аталган фотобәйге игълан итә! 👨‍👧‍👦📸❤️‍🔥

☝🏼 Шартлары бик гади: Әтиләрнең балалары белән бергә, нык мавыгып, берәр төрле файдалы эш башкарганнарын күңелле, үзенчәлекле фотога төшереп 📸, безгә җибәрергә кирәк. 🤗 Кадрларны я безнең Инстаграмга директка, я 8 (917) 907-70-20 номеры буенча ватсапка юллагыз! 📲 Мөһим, фотоларга кыскача аңлатмалар булырга тиеш! 📝👈🏼 Яшь буенча чикләүләр юк, бары тик креатив катнашучылар гына кирәк! 🤩 Фотоларны быелның 30 октябренә кадәр җибәрергә мөмкин. Конкурс төгәлләнгәч, жюри әгъзалары иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Бәйге комиссиясе призлы урыннарны билгеләгәч, җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылачак 🎁👏🏼 Аллага тапшырып, КИТТЕК! 🚀❤️‍🔥

Реклама

• Конкурсны «Татмедиа» АҖ филиалы «Хезмәт» газетасы редакциясе оештыра. Үткәрелү вакыты: 13 октябрь 2021 – 30 октябрь 2021. 0+

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: