Хезмәт

❤️‍🔥🤩🎃 КАБАКЧЫЛАРНЫ «ХЕЗМӘТ» БЕРЛӘШТЕРДЕ 🎃🤩❤️‍🔥 (+бик күп фото)

Бүген бездә — «Хезмәт»тә чын кабак бәйрәме булды 👏🏼

Ә башы аның Инстаграмда үткәрелгән конкурска барып тоташа. Шикләнеп кенә башлаган бәйгебездә ике дистәгә якын райондашыбыз катнашты һәм бүген без аларны үзебезгә кунакка дәштек 👏🏼 Төп басым кабакка ясалганлыктан, кунак табынында кабактан вак бәлеш, кабак эчендәге борайлы бәлеш, кабаклы-җимешле бәлешләр бар иде 😋 Әй рәхәтләнеп, танышып, сөйләшеп, серләшеп утырды һәвәскәр бакчачылар 😍👍🏼

Реклама

Конкурста катнашкан өчен без аларны бүләкләсәк, кунакка чакырган өчен алар безгә дә бүләкләр белән килгәннәр, рәхмәт үзләренә бик зур 🙏🏼👏🏻

Ә бүген килә алмаучыларга без бүләкләрне алып барып тапшырачакбыз! 🤝🎁❤️

Фото: Динә Йосыпова, Наталья Жукова

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: