Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Агачларга көзге ярдәм

Ябалдаш тирәли 10-15 см тирәнлектә чокырлар казып, берәр уч ашлама салып күмдереп чыгарга була.

Җиләк-җимеш бакчасы кышка әзерләнә, ә коры көз аларга куркыныч. Соңгы вакытта яуган кебек булса да, бу гына җитәрлек түгел. Шуңа аларга быел тагын да мулрак итеп су сибәргә кирәк.

Көзге су сибүне агачлар яфракларын күпләп койгач башлыйлар, бу вакытта ботакларда җиләк-җимеш калмаска тиеш. Куаклар һәм 1-3 еллык агачларга — 3-5 чиләк, 4-10 яшьлек агачларга 7-10 чиләк су сибәргә туры килә, 70 см тирәнлектә җир дымлы булырга тиеш.

Көзге тукландыру турында онытмагыз. Хәзер агачларга фосфор һәм калий кирәк. Хәзер махсус көзге тукландыру өчен чыгарылган ашламалар да бар, суперфосфат һәм көл арзангарак төшә. Ашламаларны да, көлне җир өстенә болай гына сипмиләр, көзге яңгырларда юешләнгәч файдалы үзлекләре кими.

Ябалдаш тирәли 10-15 см тирәнлектә чокырлар казып, берәр уч ашлама салып күмдереп чыгарга була.

Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга