Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Агачларны корткычлардан эшкәртергә вакыт!

Мондый эшләрне соңга калмый башкарырга кирәк.

Бакчаны корткычлардан саклауның яхшы ысулы — тиешле дару белән эшкәртү, ди белгечләр. Моны дүрт этапта эшләргә кирәк. Бөреләр бүрткәч тә эшне башларга кирәк.

Икенче этап — яфраклар ачылгач. Чөнки нәкъ яшелләнеп чыккан яфраклар — корткычлар өчен иң тәмле азык.

Өченче этап — куаклар һәм агачлар чәчәк атар алдыннан. Тик инде чәчәк атып өлгергән булса, дару белән эшкәртергә ярамый. Агуы җимешнең уртасында торып калачак.

Дүртенче этап — чәчәк атҡаннан соң. Алма агачының җимешләре — баш бармак тырнагы кадәр, карлыган һәм крыжовник борчак кадәр булгач, дару сибегез.

Агачларны һәм куакларны тулысынча эшкәртергә кирәк. Очыннан алып, кәүсәсенең төбенә тиклем. Бер зур агачка — 5-6 литр, куакка 1-1,5 литр дару сарыф ителә. Препаратларга килгәндә, корткычларның күпчелегенә каршы көрәшкәнен алырга кирәк. Агу булачак уңышка начар тәэсир итә, дип курыкмагыз, аларның үсентеләрне саклау вакыты чикләнгән.

Чыганак

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев