Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Җәлил хәзрәт Фазлыевтан бакчачыларга берничә киңәш (фото)

Мин ашыгучанрак кеше инде. Дым бар вакытта дип бөтен нәрсәне утыртып бетерергә тырышам. Мәсәлән, суганны каенга яшькелт төс кергәндә утыртсаң, бик әйбәт.

Районда гына түгел, республикада актив дин эшлеклесе, баш казый, күп китаплар авторы буларак билгеле Җәлил хәзрәт Фазлыевтан райондашларыбызга берничә киңәш.

Җәлил хәзрәтнең апрель уртасында ук диярлек помидорларны теплицага күчереп утыртуын инде без сайтыбызда алдагы елларда язып чыккан идек.

— Тәрәзә төбеннән алам да теплицага чыгарып утыртам. Кояш карап торганда көндез җылынып калса, төнгә 3-4 градус суыкка да бирешми әле помидор. Көндез болытлы булып, төнгә суытса, менә ул вакытта куркынычрак. Андый чакта мин шәм яндырам да, чиләк каплап куям. Кечкенә теплицага бер шәм дә җитә, зурракка икәү кирәк. Башка елларда шәм яндырмый калмый идек, быел бер дә куймадым әле. Күчерү вакытын билгеләгәндә теплицаның урнашкан урынын да истә тотарга кирәк. Кемдәдер ул күләгәрәк урында булырга мөмкин, ә безнеке бар яктан ачыклыкта.

Мин ашыгучанрак кеше инде. Дым бар вакытта дип бөтен нәрсәне утыртып бетерергә тырышам. Мәсәлән, суганны каенга яшькелт төс кергәндә утыртсаң, бик әйбәт. 

Кыярга килгәндә, аларны помидорлар белән бер теплицага утыртырга ярамый. Кыярга дымлы, җылы һава, ә помидорга үтәли җил кирәк. Гомумән, кыярны мин теплицага 8-10 төпләп кенә утыртам. Калганын аслык итеп, тирес салып ясалган түтәлгә утыртам. Өстенә пленка каплыйм. Аны инде монда өшүдән бигрәк, пешүдән сакларга, көндез, кояшлы вакытта баш-башларын ачып куярга кирәк. Мондагы кыярлар теплицага караганда иртәрәк тә өлгерә әле. 

Билгеле, һәр кешенең үзе сынаган алымнары, эш тәртибе бар, кеше фикерен башкаларга тагарга ярамый. Иң мөһиме: җир җылынган булырга тиеш. Иртә утырту бит әле ул җир өлгерү белән дә бәйле. Безнең бакча мәсәлән, иртә өлгерә. Башкалар әле җирләрен эшкәрткәнче, без инде ел да утырткан булабыз. Аннары шунысы да бар: безнең түтәлләр такта белән төреп, тышлап алынган. Җир тапталмый, түтәл эчендәге туфракны яссы кискеч белән эшкәртәбез генә.

Хәзер бит элекке кебек түгел, үсенте, орлык белән проблема юк, өши-пешә икән, бөтен җирдә саталар, алып кайтасың да яңадан утыртасың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга