Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакча җиләге утырттыгызмы әле?

Бакча җиләген бер урында 5 елдан озаграк үстермибез. Иң күбе — 5 ел.

Балык Бистәсе районының Масловка авылында яшәүче оста бакчачы Мәймүнә апа - Моталлапова Маймуна бакча җиләген утырту буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Бакча җиләген бер урында 5 елдан озаграк үстермибез. Иң күбе — 5 ел. Җиләк утырту өчен җирне яхшылап әзерләргә кирәк. Җирен тирес белән ашлыйбыз. Тирес 2-3 ел череп, черемәгә әверелгән булырга тиеш. Аннан җирен сукалыйбыз.

Бакча җиләген бер рәт итеп кенә утыртам. Болай арасын эшкәртүе, җиләген җыюы уңайлырак. Рәт арасын 60 см калдырып, бәрәңге сызгычы белән сызабыз һәм чамалап кына көл сибәбез. Аннан китмән белән җирне йомшартып алам. Җиләкне утыртканчы җиренә коркычларга каршы «Актара» сибәм, кул астында булган башка препарат та ярый.

Бакча җиләге үсентеләрен көздән әзерлим. Мыекчаларын алганчы чирләргә каршы «Топаз» сиптереп чыгам. Ул гөмбәле чирләргә каршы яхшы препарат. Мыекчаны 3-4 еллык төптән алмыйм, узган ел утырткан җиләкләрдән алырга кирәк. Аларның иң нык мыекчаларын кисеп алып бакчаның бер почмагына утыртып куям. Быел утырткан төпләр киләсе елга мыекча бирәчәк, җиләк мыекчаларын шулай ел саен яңартып барам.

Утыртыр алдыннан рәткә суны мул итеп сибәбез. Суы сеңгәч арасын 30 итеп калдырып үсентеләрне утырабыз. Утыртканнан соң бер атна су сипмичә торам. Чөнки җир үсентенең тамырын кыстырып алырга тиеш. Көн дә су сипкәндә үсентеләр тернәкләнеп китә алмый, чирли башлый.

Чыганак: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча җиләге