Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина помидорларда буш чәчәкләр булмасын өчен ниләр киңәш итә?

Бор кислотасы җитмәгәндә, помидорларның яфрагы сыек яшел төстә була, бөтәрләнеп тә тора

Блогер бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина помидорларда буш чәчәкләр булмасын, чәчәкләре коелып уңышы әзәймәсен өчен бик яхшы бер тукландыру ысулын киңәш итә.

10 литр җылымса суга 0,5 чәй кашыгыннан күбрәк итеп бор кислотасын (аерым савытта кайнар суда эретеп кушасы), 10 тамчы йод, 1 литр сөт салып болгатасы. Шушы катнашманы сиптергеч белән помидор үсентеләренә, яфраклары, чәчәкләре, сабагы юешләнерлек итеп, сиптереп чыгасы. Болай эшләү беренчедән уңышны арттырса, икенчедән, фитофтор белән авыру куркынычын киметә (профилактика).

Бор кислотасы җитмәгәндә, помидорларның яфрагы сыек яшел төстә була, бөтәрләнеп тә тора. Бор кислотасы помидорларның тәмен дә баллата Һичшиксез ясап сибегез, дуслар, иренмәгез.

Бу катнашманы өч тапкыр сипсәң әйбәт инде: 1) чәчәккә бөреләнгәндә; 2) күпләп чәчәк атканда; 3) помидорлар пешә башлагач!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев