Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчачыларга киңәшләр: горчица үскән җирдә суган мул уңыш бирә

Укропны кояш төшә торган җиргә чәчәләр. Күләгәдә аның хуш исе кими.

Бакчачыларга киңәшләр: горчица үскән җирдә суган мул уңыш бирә.

Кыярны укроп түтәле янына утыртыгыз. Ул аны вакытыннан алда саргаю һәм кәкрәеп үсүдән саклый.

Бәрәңге һәм помидор янына чөгендер чәчегез, ул яшелчәләрне фитофтороздан саклый.

Борчак янына горчица чәчсәгез, уңыш ике тапкырга күбрәк булыр.

Кабак өлгереп җитсенгә, мыекларын җиргә тамырландырырга кирәк.

Кишер утыртканда, орлык чәчәр алдыннан буразнага су сибәләр. Шуннан соң аңа су кирәкми. Чөнки ул дым эзләп, үзе җир астына китәргә тиеш.

Укропны кояш төшә торган җиргә чәчәләр. Күләгәдә аның хуш исе кими.

Кәбестә күбәләген куркыту өчен рәт араларына укроп, бәрхет чәчәк чәчәләр.

Сарымсак эре булсын өчен, аны торф һәм комлы туфракка утыртыгыз. 1 квадрат метрга 2 чиләк торф, ярты чиләк ком кирәк булачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев