Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчачыга киңәшләр, үзегезгә саклап куегыз!

Чөгендер баллы булсын өчен...

Редисны кояш төшә торган урынга утыртыгыз. Аңа суны еш һәм күп итеп сибегез. Су җитмәгән очракта, ул ачы һәм каты була.

Кишер орлыгы бик вак. Аны берәмләп чәчү җайсыз. Шуңа да дарудан бушаган савытның капкачын тишегез. Савытка орлыкларны тутырыгыз. Тоз кебек, түтәл өстен сибеп барыгыз.

Укроп тиз картая, шуңа да аны, җәй буена җитсен өчен, ике-өч атна саен чәчеп торыгыз.

Брокколи, кузаклы фасоль пешкән суны, суытып, түтәлдә үсеп утырган яшелчәләргә сибегез. Әлеге суда туклыклы матдәләр күп була.

Чөгендер баллы булсын өчен, тоз сибеп үстерегез. Бер чиләк суга бер аш кашыгы тоз җитә. Беренче тапкыр тамыразык түгәрәкләнеп килә башлагач, икенче тапкыр аны җыеп алырга бер ай кала.

Кара торма чәчәккә китмәсен өчен, аны 5-10 июльдән дә иртәрәк утыртырга кирәкми.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга