Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Балтач бакчачылары, карлыгандагы бөре талпаныннан ничек котылырга беләсезме?

Бер бөредә сигез мең талпан булырга мөмкин. Талпаннар бөреләрдә кышлый.

Кара карлыган популяр бакча культурасы. Беренче карашка бу кара карлыган бакчачыдан бернинди дә игътибар таләп итмәгән сыман. Аларның иң мәкерлесе-карлыган бөре талпаны, ул башта уңыштан мәхрүм итә, ә аннары үсемлекне корыта.

Бу суалчансыман корткыч. Аны гади күз белән күрү авыр. Ул нибары 0,2 м иллиметр чамасы озынлыкта. Өстәвенә, алар яшерен яшәү рәвеше алып бара, һәрвакыт диярлек куак бөреләре эчендә качып ята, бу алар белән көрәшне катлауландыра.

Бер бөредә сигез мең талпан булырга мөмкин. Талпаннар бөреләрдә кышлый. Температура +5 градуска җиткәч, үрчи башлыйлар. Менә шул чакта аның белән көрәшә башлау хәерле.

Талпанның күпләп күчүе карлыганның чәчәккә бөреләнү һәм чәчәк ату чорына туры килә. Талпаннар белән тулы бөре миниатюр кәбестәне хәтерләтә.
Зарарланган куакларның үсеше тоткарлана. Шуңа күрә корткычның беренче билгеләре күренү белән, тиз арада аңа каршы сугыш башларга кирәк.

Беренче чиратта, карлыган яфрак яра башлаганчы куак ботакларын игътибар белән карап чыгыгыз. Әгәр зарарланган бөреләр күп булса, андый ботакларны кисеп, юк итегез. Алга таба карлыганны тиешле препарат белән эшкәртергә туры киләчәк.

Чәчәккә бөреләнү фазасында, «Энвидор» (Envidor), «Контос» (Kontos), «Ниссоран», «Оберон» (Oberon) препаратларын кулланырга мөмкин.

Талпаннар миграциясе дүрт атнага кадәр дәвам итә. Шуңа күрә 10-12 көннән соң эшкәртүне кабатларга кирәк. Ә уңышны җыеп алганнан соң эчтән тәэсир итә торган акарицидлар кулланырга мөмкин.

Бөреләнү фазасында куакларны коллоид күкерт белән эшкәртү дә нәтиҗә бирә. Чәчәк атар алдыннан куакларга 10 литр суда 10 грамм күкерт эретелгән катнашма сибәләр.

Химик препаратлар кулланасыгыз килмәсә , куакларны «Фитовермом», «Акарин», «Вертимек», «Биоколом», «Битоксибацилин» кебек биологик акарицидлар белән эшкәртә аласыз. Тик бу препаратлар билгеле бер һава температурасында гына нәтиҗә бирә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга