Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

«Безнең районда бал кортларына – җәннәт», ди Айдар Сәмигуллин

Кортлар салкыннан курыкмый, әмма җылы кыш та зыянга булмаган, ди умартачы.

Һәр тармакта эшләүчеләрнең дә үз мәшәкате, елның һәр фасылында үзгә эшләре була. Бу көннәрдә умартачылар да кортлыкларда мәш килә: умарта ояларын кышкы саклауга керткән корт өйләреннән чыгаралар, ояларны чистарталар, зарарсызландыралар.

Тәрбиясе бер үк булса да, кортлар кышкы чорны ел да бер төсле чыкмый, шуңа да язның бу чорын умартачылар бераз шикләнеп көтеп ала. Балтачның танылган умартачысы, Түбән Кенә авылы егете Айдар Сәмигуллинга да беренче соравым шундый булды.

— Быел кортларыгыз ничек кышлаган?

— Супер! Мондый еллар гел булмый. Сөенә, шөкер итә торган!

— Кыш бик җылы булды бит. Кортлар җылы кышны яратамы, әллә салкыны уңайракмы?

— Кортлар салкыннан курыкмый. Әмма җылы кыш та зыянга булмаган. Безнең умарталык урман уртасында бит. Без аларны бер елны да аерым өйләргә кертеп тормыйбыз. Шул утырган урыннарында кар белән генә күмәбез дә иртә язда кардан чистарта идек. Быел кар белән күмеп торасы да булмады. Элегрәк чаңгыда барып, кыш буена берничә тапкыр ояларны карап төшсәк, хәзер егетләрнең кар чаналары бар, шуның белән барып, күзәткәләп тордык. Быел шунысына игътибар иттем: кортлар кышка дип калдырган запасларын күбрәк ашаган. Салкында алар аз хәрәкәтләнә. Ә җылы кышта иртә уянганнар. Сәбәбе шунда гына. Соңгы елларда алар, гомумән дә, иртәрәк уяна башлады. Элекке елларда ояларны 9 майларга көч-хәл чистартып бетерсәк, үткән ел 14 апрельгә эшне тәмамлаган идек. Быел инде 30 мартта чистартып, бер кат тәртипләп бетердек. Быел ике атна алда барабыз.

— Ояларын чистартабыз, дисез. Нишләтәсез аларны?

— Яңа чиста ояларга да күчерәбез, төпләрен дә алыштырабыз. Аның өчен алдан запас төпләр әзерлибез, юабыз. Әйтик, ун ояның төбен яңага алыштырсак, унысын җәмәгатем Венера белән кырып, кальцийлы сода белән ышкып-чистартып юабыз. Җилле, кояшлы көннәрдә алар кибеп тә бетә, кортларга су да кирәк бит, куркыныч түгел. Үлгән кортларны да җыеп алабыз. Күп булмаса да, аларны калдырырга ярамый.

— Кайбер урыннарда урмандагы кортлыкларга аюлар һөҗүм итә, диләр.

— Бездә, шөкер, андый очраклар булганы юк. Әле менә күптән түгел генә Лаеш районындагы таныш бер умартачы туганнарының кортлыгына ике тапкыр аю һөҗүм итүе турында сөйләде. Электр көтүче куйганнар. Бездә әлегә аюлар күренми, сизелми дә.

— Умартачыларны язга чыкканнан соң тагын бер проблема борчый: агу-химикатлар белән басу-кырларны эшкәртү нәтиҗәсендә күпләп ел да бал кортлары үлә...

— Шөкер, бу яктан да безнең районда бал кортларына — җәннәт. Агрономнар белән килешеп, аңлашып эшлибез, моңарчы андый проблема килеп чыкканы булмады. Инде март уртасында ук бергә җыйналып сөйләштек.

— Кортлыгыгыз урман уртасында булгач, бәлки сезгә андый куркыныч янамыйдыр да...

— Юк, кортлыкның кайда булуы роль уйнамый. Кортлар төнлә уналты градус җылы булганда чәчәктән нектар җыярга очса, плюс сигез градуста эшелоннары белән 7–8 километрдагы рапска очалар. Рапс шул ягы белән бик куркыныч. Көчле химикатлар сиптерелгән булса, бөтен кортлар оясы белән бетте дигән сүз.

— Сез умартачылык миңа әтидән күчкән дияргә яратасыз. Балаларыгыз да шөгыльләнәме?

— Дөресе шулай: мин җиде яшьтән умарталар арасында. Улым Азат та бөтен эштә булыша. Аерым ярдәмчеләребез юк. Гаилә эшебез бу. Вак эш. Бөтен кешегә җитәрлек. Балны җитештерү — бер нәрсә, аны урнаштырырга да кирәк бит. Шуңа күрә бер ярминкәдән дә калмыйбыз, кая чакырсалар, шунда барабыз. Бал гына түгел, бал эшләнмәләре ясап та сатарга өйрәндек. 

Гөлсинә Хәбибуллина

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев