Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Чөгендер яфракларын һәм башка яшелчә сабакларын ничек файдаланырга?

Җыелган уңыштан кала торган бөтен әйберне үз участогың өчен дә файдалы итеп кулланырга мөмкин, ди белгечләр.

Бакча сезоны уртасыннан бакчада үстерелә торган культуралардан күп сабак барлыкка килә. Җыелган уңыштан кала торган бөтен әйберне үз участогың өчен дә файдалы итеп кулланырга мөмкин - үсентеләр өчен дә яхшы, калдыклар да азрак була, - дип сөйли «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Бәрәңге һәм томатлар
Паслен культуралары сабагын терлек азыгы өчен кулланырга ярамый, чөнки аларда токсик матдә – соланин бар. Хуҗалыкта аның өчен башка куллану да бар. Бәрәңге һәм томат сабагын җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар янында, яфракларында төрле таплар булмаган очракта, туфракны каплау (мульчәләү) өчен (мульчироватние) кулланырга мөмкин. Шулай ук компост өеме ясау да урынлы яки түтәлләрдә ашлама сыйфатында калдырырга да ярый - ул чакта алар икенче елга җир белән бергә казылачак.

Чөгендер
Чөгендернең  яфраклары чөгендер өлгерү процессында тупасланмый, катыланмый. Аны хәтта төрле салатларяки ашлар әзерләү өчен кулланалар. Шулай ук чөгендер сабагын терлекләргә ашатырга да калдыралар.

Чөгендер яфракларын көзге сарымсакт үтәлләрен каплау (мульчәләү) өчен кулланырга мөмкин. Шулай ук чөгендер яфраклары белән күпьеллык чәчәкләрнең, яшь агачларның һәм куакларның тамырларын ябалар, бу аларга уңышлы кышларга ярдәм итәчәк.

Кишер
Кишер сабагы туфрак астында бүлбәле һәм башка җиләк-җимеш куаклары астында туфракны мульчәләү өчен идеаль вариант санала. Аны грунтка табигый ашлама буларак та һәм компостлы өемгә дә күмеп куялар. Кишердән алынган үлән белән шулай ук декоратив куаклар һәм чәчәкләрне салкыннар башланыр алдыннан җылытылар. Кыш буена ул чери һәм ашлама булачак.

Кәбестә, татлы борыч, кабаклар
Кәбестә, борыч һәм кабак сабаларын җылы түтәлләр ясаганда аскы катка салырга мөмкин, аның өстенә тирес һәм уңдырышлы җир белән каплана. Бу яшелчәләрнең үсемлек калдыклары бәрәңге һәм томатлар түтәлләре өчен яхшы нигез булып тора. Шулай ук яфракларын ваклап туфракка ашлама сыйфатында кулланырга була.

Мульчәләү, компост яки ашлама өчен бары тик гөмбә һәм бактериаль авырулар белән зарарланмаган сәламәт сабаклар гына кулланыла.

Авыру яки бөҗәкләр-корткычлар зарарлаган яфракларны яндырырга кирәк. Ул көлне культуралы үсемлекләрне универсаль тукландыру сыйфатында файдаланырга мөмкин.

 

Любовь Занина,
«Россельхозцентр» ФДБУнең

ТР филиалы җитәкчесе урынбасары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга