Фосфор җитмәсә, помидор шәмәхәләнә, азот җитмәсә – саргая
Помидор – иң күп һәм яратып үстерелә торган яшелчәләрнең берсе.
Помидор – иң күп һәм яратып үстерелә торган яшелчәләрнең берсе. Аны үстерү турында барысын беләбез төсле тоелса да, сезон башлангач, сорау арты сорау туып кына тора. Әле яфрагы саргая, йә бөтерелә… Болар барысы да аңа микроэлементлар җитмәүдән булырга мөмкин икән. Нәрсә җитмәвен помидорның 300гә якын сортын һәм гибридын үстереп караган бакчачы блогер Евгений Нелюбов аңлатып үтте.
Фосфор аз. Бу очракта помидорның сабаклары һәм яфраклары шәмәхә төскә керә.
Чара. Бу очракта аны суперфосфат белән тукландырырга. Ул булмаса, балык оны кулланырга була.
Калий җитми. Яшь яфраклары эчкә таба көпшә сыман бөтерелә, көдрәләнә, ә иске яфраклары саргая, читләре кибә. Башта яфраклар саргая, аннары яфрак читләрендә сары-коңгырт таплар барлыкка килә. Ул торган саен арта һәм яфрак тирәли каймага әверелә.
Чара. Калий сульфаты яки көл белән тукландырырга.
Азотка кытлык. Томатның яфрак читләре саргая һәм иске яфраклары коела. Кәлшә озынаеп киткән төсле була, хәлсез күренә, яфраклары ваклана. Ачык яшел, бераз сары төсмере дә булган төскә керә. Сабагы йомшара.
Чара. Бу очракта мочевина яки кычыткан төнәтмәсе кулланырга була. Тик чама белән, артыкка китсә, зыян китерүе бар.
Тимер җитми. Яшь яфракларның очларына таба төсләре ачыграк була. Яфрак җепселләре шул ук юнәлештә ачыграк төскә керә, бары читләре генә куе яшел булып кала. Шулай ук үсешендә тоткарлык сизелә, чәчкләре ваклана.
Чара. Тимер купоросы белән эшкәртергә.
Кальций аз. Яфраклары куырыла, ямьсезләнә. Помидорларда черек барлыкка килә.
Чара. Кальций селитрасын яки кальций хлоридын яфракларына сибәргә.
Хәлсез яфраклар өчен «тәмлүшкә»
10 л суга 10 г чи чүпрә, 4 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга. Аны 1–2 көн тотып әчетергә. Аннары бер өлеш эремәгә ун өлеш су салып, помидор төпләренә сибәргә. Бу ысулны кулланганнан соң яфраклары яшелләнеп, помидор үзе ныгып китә. Әлеге катнашмага бераз гына йод салып сибү дә файдага булыр. Бу – бердән, тукландыру булса, икенчедән, корткыч бөҗәкләр һәм гөмбәчекләрдән саклау чарасы да.
Фото: photo.tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев