Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Гөлләрне күчерер вакыт

Көннәр озынайды, кояш карый, димәк, гөлләрне күчерергә вакыт җитте.

Эш башлаганчы, чүлмәкләр, туфрак катнашмасы һәм бүлмә температурасына кадәр җылынган кар суы әзерләп куегыз. Иске чүлмәкләрне кулланырга уйласагыз, сабынлы суда юыгыз һәм марганцовка эремәсендә чайкагыз. Бу — гөлләрне авырулардан саклау өчен кирәк. Яңа чүлмәкнең диаметры элеккесеннән 2 см га гына зуррак булырга тиеш. Чүлмәк төбендә дренаж катламы ясарга кирәк. Вак таш, керамзит салырга була. Ул тамырларны черүдән саклый.

Гөлләргә стресс булмасын өчен, туфрак катнашмасы элеккесенә охшаш булырга тиеш. Бакчачылык кибетләрендә махсус катнашмалар да сатыла.

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев