Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Яшелчәләр иртә өлгерсен, дисәң...

Февральдә помидор һәм татлы борыч утырту өчен иң уңышлы көннәр.

Тәҗрибәле бакчачылар орлыклар утыртканда яшелчәләрнең үсешенә Айның тәэсире булуын элек-электән белгән. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларга да моны исәпкә алырга кирәктер.

Үсентеләрне өйдә үстерүчеләр помидор, баклажан, татлы борычның беркадәр өлешен иртәрәк утырта ала.

Орлык утырту өчен уңышлы көннәр февраль башында ук башлана. Кимүче Ай 1 февральдә — Бизмән, 2-3 февральдә — Чаян, 7-8 февральдә Кәҗәмөгез йолдызлыгында булачак, димәк, җиң сызганып эш башлый аласыз.

Ә менә үсүче Ай 15-16 февральдә — Үгезбозау, 19-21 февральдә Кысла йолдызлыгында булганда, помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын утыртучылар мул уңыш алуында шик юк. Бу көннәр февральдә чәчү эшләре өчен иң уңышлысы санала.

27-29 февральдә дә орлык утырту, үсентеләрне күчерү өчен уңайлы көннәр булачак.

Бакчачыларга тагын бер киңәш: 10 һәм 24 февральдә, ягъни Ай туган һәм тулган көннәрдә, чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга