Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кишерне көздән чәчеп калдырсаң, яхшырак буламы?

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.

– Көздән чәчеп калдырылган кишерне бик мактыйлар. Быел минем дә шулай эшләргә исәп. Шул хакта аңлатып үтмәссезме икән?

Роза Җамалиева. Тукай районы

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:

– Кишер утыртасы җирне хәзер әзерләп куегыз. Ел саен урынын алыштырып тору әйбәт. Быел уңыш биргән түтәлгә 3–4 елдан соң гына кире әйләнеп кайтудан да яхшысы юк. Кишерне суган, сарымсак, бәрәңге, помидор, кыяр, кабак, ташкабак, кәбестә үскән урынга утыртырга тырышыгыз. Түтәленә черемә, көл кертеп, казып, әзерләп куегыз. Әзер түтәлне пленка белән каплагыз. Орлык өстенә сибәсе балчыкны коры вакытта алып калыгыз. Ул җылыда торырга тиеш. Һава температурасы –2гә төшкәч, орлыкны чәчәргә мөмкин. Куе итеп чәчегез. Чөнки ничек тишеләсен белеп булмый. Чәчкәч, орлыклар өстенә җылыда торган балчыкны сибегез. Җирен бераз тыгызлап куегыз да өстенә чыршы ботаклары ябыгыз.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга