Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Кыярларны витаминлы тукландыру

Мондый тукландыру үсүне стимуллаштыра, тамыр системасын ныгыта һәм үсемлекләрнең активрак үсешенә ярдәм итә

Кыярларны витаминлы тукландыру – үсентеләрне тиз үстерү һәм ныгыту өчен бик яхшы чара.

Кирәк булачак:

— 1 литрлы банка
— 0,5 л җылы су
— 1 аш кашык коры чүпрә
— 1 аш кашык шикәр
— 5 л җылы су
— көл — һәр куак астына 1шәр кашык

Әзерләү тәртибе:

1. 1 аш кашыгы коры чүпрәне 0,5 л җылы суга эретергә, болгатырга.
2. 1 аш кашыгы шикәр өстәргә, яңадан болгатырга.
3. Җылы, караңгы урында 2 сәгать торырга.
4. Әчегән концентратны 5 литр җылы су белән кушарга.
5. Алга таба 1 литр бу эремәне 10 литр чиста суга кушып кыярга сибәргә.

Һәр төпкә  0,5 литр эремә сибәргә һәм өстәмә рәвештә 1 кашык көл салып җиңелчә генә йомшартырга.

Мондый тукландыру үсүне стимуллаштыра, тамыр системасын ныгыта һәм үсемлекләрнең активрак үсешенә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга