Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Кышка керер алдыннан бакчада нәрсәләр эшләп өлгерергә кирәк?

Вагын утыртсаң, ук җибәрми...

Блогер-бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина кышка керер алдыннан бакчада нәрсәләр эшләп өлгерергә кирәклеге турында сөйләде.

Агач-куакларның картайган ботакларын кисеп алырга. Кискән урыннарын бакчада кулланыла торган кайнатылган сумала яки майлы буяу белән буяп куярга. Кояшлы көндә җимеш агачлары кәүсәләрен агартып чыгабыз. Аның өчен шулай ук махсус эшләнгән акрил буяу кулланырга була. Бу буяу өчен яңгырлар куркыныч түгел. Ни өчен агартырга дигәндә, февраль-март аенда кояштан агач кайрысы җылына, ә төнлә салкынайта, шул температура сикереше аркасында агач кайрысы шартлап ярыла. Зыян килгән урынга корткычлар ияләшә, гөмбәчекләр барлыкка килә.

Быел көз бик коры килде, шуның өчен җимеш агачлары белән куакларны яхшылап сугарабыз. Күпьеллык чәчәкләрне дә суга туендырып калу зарур.

Күпьеллык чәчәкләрне кыскартып, кисеп, кышка каплап калдыру өчен әзерләргә кирәк. Әлегә өсләрен ябарга иртәрәк. Мин үзем роза куакларын туфракка агач чүбен кушып каплап калдырам. Лилия белән гортензияләрне капларга кирәкми, алар салкынга чыдам. Гортензияне куерак һәм озынрак итеп үстерергә уйласагыз, төптән исәпләп өчәр пар бөре калдырыгыз. Бик куе булмасын дисәгез, икешәр пар калдырырга да мөмкин. Кыска итеп үссен дип уйласагыз, берәр пар. Шар сыман форма бирәсегез килсә, иң кырыйларда берәр, аннары икешәр, уртада өчәр пар бөре калдыра аласыз.

Көздән суган белән сарымсак утыртып калдырабыз. Сарымсакны утыртмаган булсагыз, ашыгыгыз. Көзге суганны җир туңарга атна-ун көн кала утыртасы була. Аның иң вак сортлысын утыртыгыз. Гадәттә, аларны өч төргә бүләләр: беренче дигәне эре була, икенче номерлысы уртача, өченчесе вак. Шул вагын утыртсаң, ук җибәрми.

Теплицаны белизна кушылган су белән юып-чистартып калдырабыз. Соңыннан чиста су белән сөртеп чыгыгыз. Авырулар белән зарарланган булса, башта туфрагын да, теплица стеналарын да фитоверм, биотрин кебек биологик яки актара, искра сыман химик препаратлар белән эшкәртегез.

Агач-куакларны «Хом» дигән әзер препарат белән эшкәртәсе була. Яки бакыр купоросына мочевина кушып сиптерергә мөмкин. Аларны күпме һәм ничек кулланасы инструкцияләрендә язылган.

Кышын яшь агачларны куяннар һәм тычканнардан саклар өчен ылыс ботакларын кулланырга киңәш итәм. Агачның кәүсәсенә шул ботакларны чорнап бәйләп куегыз. Бигрәк тә тычканнар яратмый ул ылысларны. Яки булмаса спанбонд технологиясе белән эшләнгән махсус материал чорнагыз (нетканый материал). Алар кибетләрдә сатыла.

Ремонтант кура җиләген, әгәр дә җәй көне җиләк бирсен дисәгез, бераз калдырып кисәргә, җиләге көзен өлгерсен дисәгез, төптән кисеп калдырыгыз.

Кишер орлыгын көздән чәчеп калдыручылар да бар. Бу кишерләр берәр ай алдан өлгерә. Шуның өчен аны кирәк кадәр, ашый торыр өчен генә чәчегез. Аны җир туңарга берәр атна кала чәчәсе була. Мин ул түтәлгә иң элек черемә кертәм, көл сибәм.

Коелган яфракларны яндырырга яки җыеп ташларга.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга