Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Март аена бакчачы киңәшләре

Мартта гладиолус, суган, георгиннарны тагын бер кат тикшерегез

Мартны, яз ае буларак, бакчачылар өчен иң мөһим айларның берсе дип саныйм. Март ахырында бакчадагы агачларда кышлау-чы корткычлардан котылу чарарларын күрегез. Мәсәлән, 700 грамм мочевинаны (карбамид) бер чиләк салкын суда эретеп сөзегез дә, бар бакчадагы агач-куакларга һәм ачылган туфракка сибеп чыгыгыз. Минераль ашламаның мондый көчле эремәсе корткычлар организмында тоз алмашын бозачак һәм аларны юк итәчәк.

Март аенда үткәрелгән мондый эшкәртү агач-куакларга бернинди дә зыян китерә алмаячак. Мочевина урынына хәтта гадәти аш тозы кулланырга да мөмкин (10 литр суга 1 килограмм аш тозы).

Әгәр агач кәүсәләре лишайниклар белән зыянланган икән, аларны кәүсәдә сут агышы башланганга кадәр 7-10 процентлы тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Кәүсәләргә эремәне сиптерергә дә, пумала белән сөртергә дә мөмкин. 3 көн дә үтмәс, лишайниклар кәүсәдән үзләре үк кубып төшәр.

 

Игътибар: моны сут агышы башлангач эшләргә ярамый! Югыйсә, кайрыларны яндырып, агач һәм куакларга зур зыян китерүегез бар.

 

Бу айда бакчачының күзләре аеруча үткен булырга тиеш: җиләк-җимеш агач-куаклары һәм кышка күмеп калдырылган үсентеләр кимерүчеләр тарафыннан зур зыян күрмәгәнме, алар ничек кышлаган? Киселгән ботакларның көрән-карачкыл төскә керүе – салкыннар зыян салган дигәнне аңлата.

 

Ай башында биек булып үсүче помидор, шулай ук әгәр февральдә утыртмаган булсагыз, баллы борыч һәм баклажан орлыкларын утырталар. Борыч орлыклары озак тишелә, шуңа да аларның чыгышларын тизләтү өчен аларны ярты сәгатькә «Циркон» яки «Эпин-экстра» эремәсендә тотарга киңәш ителә (1 аш кашыгы суга 1 тамчы).

 

Әгәр шытымнар күренде икән, аларны чын яфраклар күренгәнне көтеп тормыйча, ашлама белән сыйлый башларга кирәк. Ашламаны суга кушып сибәргә киңәш ителә. Баклажаннар өчен «Унифлор-рост», борыч һәм помидорлар өчен «Унифлор-бутон» препаратын куллану отышлы булачак. Шулай ук «Аквадон-микро», яки чәчәкләр үстерү өчен тәгаенләнгән «Идеал» препаратларын да кулланырга мөмкин.

 

Помидорның беренче чын яфрагы күренү белән, әле күчереп утыртканга кадәр, туфракны сыек кына бакыр эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә. Бу максатка «Хом» препаратын (бакыр хлорокисе) куллану уңайлы, чөнки ул салкын суда да эри һәм аны теләсә нинди савытта болгатырга мөмкин. Чәй кашыгының дүрттән бер өлеше «Хом» препаратын алабыз да (өеп түгел), шуны 3-4 литр суда эретәбез. Эремә озак вакыт саклана ала. Үсентеләргә аны 2 атнага бер тапкыр даими сибеп торыгыз. Болай иткәндә помидорларның фитофтороза дигән куркыныч чиргә каршы торучанлыгы артачак. Фитофторозага бик бирешеп бармасалар да, эремәне баклажаннарга да сибә аласыз, файдасы булачак. Борычлар бу чирне бар дип тә белми-белүен, тик бакыр эремәсе белән алар да рәхәтләнеп сыйланачаклар.

 

Помидор, борыч һәм баклажан өчен бакырны «Фитоспорин» эремәсе белән дә алыштырырга мөмкин (кечкенә ярмачыкны 3 литр суда эретәләр, эремә үтә күренмәле диярлек булырга тиеш).

 

20 мартларда кыска буйлы помидорларны (50-70 сантиметр биеклектәге) ачык туфрак өчен утырталар. Урта полоса өчен: «Белый налив», «Скороспелый Сибирский», «Дубок», «Ритм», «Лавина», «Отрадный», гибридлардан «Малышок» орлыкларын утырту яхшы уңыш вәгъдә итә. Кыска буйлы помидорларны да биек булып үсүче сортлар кебек үк утыртырга мөмкин. Зур булып үсә торган помидорларның «Верлиока», «Розовый гигант», «Бычье сердце» кебек сортларына өстенлек бирәм.

 

Кыярның ел саен «Маша», «Бабушкин секрет», «Кураж», «Элегант» сортларын бик теләп чәчәм һәм мул уңыш та алам. Ташкабакның «Искәндәр» сортына өстенлек бирәм. Әлеге сорт мул уңыш бирә, салат ясау өчен дә тәмле.

 

20 марттан соң ак башлы кәбестәнең, шулай ук брюссель кәбестәсенең иртә өлгерүче сортларын утырталар. Тәҗрибәле бакчачылар ак кәбестәнең «Гибрид трансфер», «Июньская», «Ранняя грибовская», «Скороспелка» сортларына өстенлек бирергә тәкъдим итә.

 

Чәчәр алдыннан орлыкларны башта 45-50 градус кызулыктагы суда җылыталар. Торф һәм гадәти туфрактан торган катнашманы тартмага 5 сантиметр калынлыгында салалар. Рәт араларын 3 сантиметр калдырып, орлыкларны 1 сантиметр тирәнлектә чәчәләр. Орлык арасы бер-берсеннән 1-1,5 сантиметр булырга тиеш. Орлыклар 4-5 көннән шытып чыгачак, аннан аларны якты урынга, төнлә температура 7-8, көндезләрен 10-12 градус җылылык булган урынга урнаштыралар. Шытып чыкканнан соң 12 көн үткәч, үсентеләрне 8х8 сантиметрлы савытка тирәнрәк итеп утырталар. Пикировкадан соң 2 тәүлек үткәч, үсентеләрне тагын чыныктыралар: +5 градус һәм югарырак булган урында тоталар.

 

25 марттан алып апрель урталарына кадәр уртача соң өлгерүче ак кәбестә сортлары, шулай ук чәчәкле, савой, кольраби, кызыл күчәнле кәбестә һәм брокколи утыртыла. Ак кәбестәнең «Белорусская, «Слава», «Амагер», «Московская поздняя», чәчәкле кәбестәнең «Мовир», «Отечественная», «Гарантия» сортларына игътибар итегез.

 

Март ахырында астра һәм бәрхәт гөлләренең орлыкларын утыртыгыз. Аларны 1,5 сантиметр тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз. Астрага күп чирләр яный, шуңа да ул утыртыласы туфракны алдан «Фитоспорин» эремәсе белән эшкәртергә онытмагыз. Үсентеләрне күчереп утырткан вакытта да яңа туфракны «Фитофторин» яки «Хом» препаратлары белән эшкәртегез.

 

Мартта гладиолус, суган, георгиннарны тагын бер кат тикшерегез. Барлык чирле өлешләрен сәламәт тукымаларга кадәр чис-тартып, киселгән урыннарны зеленка белән зарарсызландырыгыз һәм кабат саклауга салыгыз.

 

Чирле суганнарны ташлагыз, ә үсешкә кузгалганнарын яшел кыяк-язгы витаминнар алу өчен кулланыгыз. Тәрәзә төбенә утыртып куйсагыз, 1-2 атнадан сыйлана да башларсыз. Шулай ук яшел кыяк алу өчен сарымсакны да кулланырга була.

 

Гөлара Арсланова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга