Суганны кайчан җыярга?
Белеп торыгыз!
Утыртканнан соң суган 70-80 көндә өлгерә. Шулай да артык соңга калырга ярамый, чөнки яңгырлар вакытында яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин.
Суганны алганчы ике атна кала түтәлләргә су сибүдән туктарга кирәк.
Йолкып алган суганның балчыгын берүк җиргә какмагыз, аның башына зыян киләчәк. Суганнарны кояшта әйләндерә-әйләндерә киптерәсе. Соңыннан җиләс урынга күчереп, берничә көн тотасы. Кипкәнче түтәлдә калдырсаң да була. Кыяк калдыкларын өзәргә ярамый, чөнки туклыклы матдәләр суганның өлгереп җитүенә ярдәм итә.
Сакларга куяр алдыннан кипкән суганның тамырын һәм сабагын бераз калдырып кисәләр. Суганны якынча 0 градуслы коры бинада, башка яшелчәләрдән ераграк урында саклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев