Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Сыларгамы, буяргамы?

Бакча сумаласының төп бурычы — агачтагы җәрәхәтләрне төзәтү.

Агачларны кискәннән соң, бакча сумаласы (вар) сыларга кушалар. Бу сумала агачтагы җәрәхәтләрне төзәтергә булышамы? Сыйфатлы сумала нинди була?

Бакча сумаласының төп бурычы — агачтагы җәрәхәтләрне төзәтү. Аны ботакларны кискәннән соң, механик һәм кояш пешергән эзләрне сылау өчен кулланалар. Әмма бик сирәк кеше бу сумаланы диаметры 2 см дан калын булмаган ботакларга гына сыларга яраганын белә. Әгәр киселгән ботак шуннан калын икән, майлы буяу белән буярга кирәк.

Тәҗрибәле бакчачылар уздырган тикшеренүләргә таянып, ике ышанычлы сумала тәкъдим итәбез.

  • «РанНет» — составында гөмбәле чирләрдән саклый торган бакыр купоросы бар, тиз кибә, яңгырда юылмый.
  • «Пчелка» — табигый составлы (балавыз, үсемлек майлары, ылыслылар чәереннән ясала), тигез сылана, яңгырда юылмый, кояшта кибеп ярылмый. Дөрес, озаграк кибә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга