Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Теплицагызны быел әзерли башлагыз

Уңышны җыеп алгач, теплицаны киләсе сезонга шул килеш калдырмагыз.

Беренчедән, тиешле әзерлексез конструкция салкыннарны начаррак кичерә. Икенчедән, киләсе елга үсентеләр дә авырулар китереп чыгаручылар һәм корткычлар кышлаган ярлыланган туфракка бер дә шатланмас.

Барлык үсемлек калдыкларын һәм башка чүп-чарны юк итегез, чүп үләннәрен утагыз. Стеналарын тыштан чиста су, эчен дегет яки кер сабыны белән яхшылап юыгыз. Металл элементлардан күгәрекләрне 9%лы аш серкәсе ала. Агач детальләрне сүндерелгән известь белән аклагыз (10 л суга 2,5-3 кг + 100 гр бакыр купоросы).

Әле җылы вакытта туфрагына салам яки триходерм нигезендә эшләнгән биопрепаратлар (Фитоспорин, Триходермин, Гамаир), йә булмаса махсус туфрак сәламәтләндергеч сибегез. Аннары ишек һәм форточкаларын ачык калдырмагыз, файдалы бактерияләр түбән температурада «эшләми».

Түтәлен компост яки черемә белән болгатыгыз, һәр кв.метрга 40-60 гр суперфосфат һәм 25-30 гр калий сульфаты өстәп, берәр штык казыгыз. Теплицага сидератлар катнашмасы – фацелия, горчица, кузаклылар чәчегез. Алар туфракны сәламәтләндерә һәм органик матдәләргә баета.

Су сибү системасы урнаштырылган булса, аны да 0,6%лы азот, ортофосфор яки хлор кислотасы белән чистартырга, аннары су белән юып киптерергә онытмагыз. Су тутырылган савытларны да шул состав белән эшкәртегез.

Кар күп явып сынудан һәм ишелүдән саклау өчен, теплица каркасын 1,5-2 м саен 1 исәбеннән терәүләр белән ныгытыгыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга