Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Теплицаның җирен бактерияләр, гөмбәчекләр, чирләр булмасын өчен ничек эшкәртергә?

Теплицаның балчыгын 4-5 елга бер алмаштырсаң яхшы.

Башта узган елдан калган чүпләрдән, тамырлардан чистартырга кирәк.

Көрәк очы белән җирне йомшартып чыгыгыз. Поликарбонатларын кер сабыны белән юыгыз.

Шул эшләр беткәч җирне эшкәртергә була. 1 нче — иң таралган ысул — җирне пешекләү. 60 градуска кадәр суны кайнарлыйсыз да сибәсез. 1 кв метрга 3 чиләк сибәргә. Шуннан түтәлне полиэтилен пленка белән каплап куясыз. Монда бөтен личинкалар, кортлар, гөмбәчекләр, бактерияләр үлә. Су 60 градус кына булырга тиеш. 100 градуслыны сипсәгез җирнең файдалы матдәләре калмый. Ике көннән пленканы салдырырга була.

Шулай ук марганцовкалы су сибәргә була. Марганцовка, шул исәптән, жирне калий белән туендыра һәм инде Фитоспорин сибәргә була. 100 гр Фитоспорин — 10 литр суга. Башта 1 литр суда яхшылап җебетегез. Аннан 9 л суга шуны өстәгез. Шулай ук аның белән теплицаның бөтен җирен юдыртсагыз яхшы була.

Шушыларның кайсын эшләсәгез дә, 10-14 көннән соң әйберләрне утыртырга була.

Серная шашка яндырсагыз да ике атнадан соң гына әйберләрне утыртырга ярый.

Теплицаның балчыгын 4-5 елга бер алмаштырсаң яхшы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга