Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балтачта Бөек Җиңүнең 73 еллыгы

Башкарма комитет җитәкчесе Шодада митингта нигә сокланган? (+фоторепортаж)

Шода авылында узган митингта район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров катнашты

Илебезгә Советлар Союзы Герое Хафиз Сабировны биргән Шода авылында 8 нче май көнне "Мәңгелек дан Сезгә, авылдашлар!" дип исемләнгән митинг булып узды.Кызганыч, авылда бүген исән калган сугыш ветераннары гына юк. Чарада сугыш чоры балалары, хезмәт һәм тыл ветераннары катнашты. Аларны  район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров котлады. Бәйрәмне  мәктәп-бакча балалары  әзерләгән монтаж тулыландырды.

- Мәктәп-бакча балаларының аз булуына карамастан, бик матур чара уздырдыгыз һәм шул рәвешле ветераннарыбызны олы бәйрәм белән котлавыгызга бик сокландым. Бүген сез патриотик тәрбиянең чын асылын ачып бирдегез, - диде башкарма комитет җитәкчесе.

Чарада үзләренең матур шигырьләре, җырлары белән авылдашларны, кунакларны сөендергән балаларга килгән һәрбер кеше олы рәхмәтләрен ирештерде. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы әнә шундый матур мизгелләр белән тарих битләренә язылды. Бу минутларда һәркемнең күңелендә бер генә теләк иде - ветераннарызга саулык, илләребезгә иминлек насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: митинг