Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Балтачта Бөек Җиңүнең 73 еллыгы

Куныр авылында узган митингта быел нинди үзгәреш булган? (+фоторепортаж)

Куныр авылы җирлегендәдә бәйрәм бик оешкан төстә узды.

9 нчы Май - Җиңү бәйрәме.

...Палач үзе кача көнбатышка,

Өстерәлә ватык көймәсе!

Куа аны арттан ядрә булып

Ана каны, бала күз яше...

...Әйе, күпме күз яше, күпме кан коелган Бөек Ватан сугышында...1941нче елның якты җәй көнендә, утлы яшен суккандай, бар дөньяны каһәр сугыш  кара кайгыга батыра. Бар ир-егет, кулына салкын корал алып, дошманга каршы чыгарга мәҗбүр була. Күпме ана, күпме бала, күпме хатын-кыз ирсез, улсыз, әтисез кала. Шушы мескеннәр әле тормыш йөген үзләре өстерәп кенә калмый, сугышчыларга ярдәм итеп торырга көч-хәл, куәт тә таба алалар! Ни генә күрмәгән безнең халык бу чорларда: ачлык, хәерчелек,  ятимлек,  явызлык... үзәк өзгеч үлем хәбәрләре. Тик шулай да, һәркем өмет чаткысын сүндермичә көткән Җиңү көне, ниһаять, 1945нче елда дошманны юк иткән!

Инде менә 9нчы май көнен бар җиһан иң истәлекле көн итеп, хөрмәт белән искә ала.Тик, кызганычка каршы, безнең сугыш ветераннары - күкрәк тулы орденлы бабаларыбыз, елдан-ел азрак күренә.

Рамил Нәҗипов

Куныр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: митинг