Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Балтач волонтеры чираттагы гуманитар йөкне хәрби операция зонасына алып барып җиткерде (фото)

Күңел җылыгызны кушып әзерләгән ризыклар, кирәк-яраклар оештырып җибәрүегез өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын!

Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендәге волонтер егетләребез чираттагы гуманитар йөкне хәрби операция зонасына алып барып җиткерде.

Бу юлы да ярдәмчел халкыбыз бик тырышты. Шәмнәр, пич, генераторлар, маскировкалау сеткалары, пычкы, күп күләмдә розжиг, тиз пешә торган коры ашларны хәрби операциядә катнашучы егетләребез кабул итеп алды инде, дип яза Рәсми Балтач.

Күңел җылыгызны кушып әзерләгән ризыклар, кирәк-яраклар оештырып җибәрүегез өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын! Барысы да вакытында килеп иреште. Ватанны саклаучылар көнендә зур бүләк булды, шундый матур эчтәлекле хатлар язып җибәргән балаларга да зур рәхмәт! Тиздән очрашулар насыйп булсын иде -  батырларыбыз әнә шундый рәхмәт сүзләре юллый.

Бу рәхмәт сезнең һәрберегезгә, МХО зонасына гуманитар йөкне җыю һәм илтүдә катнашкан һәркемгә адреслана, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев