Гөлфия белән Тәнзилә махсус хәрби операция зонасыннан кайттылар
Егетләребезне ташламыйк. Алар без тынычта яшәсен өчен тырыша. Кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.
Шушы көннәрдә Арча районының Ташкичү авылында гомер итүче Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева махсус хәрби операция зонасыннан кайттылар. Бу аларның икенче мәртәбә ярдәм илтүләре һәм шул урында дога укып кайтулары инде. Беренче баруда бик тетрәнеп кайталар. Егетләрне күреп сөйләшәләр, госпитальләрдә булалар. Яралыларны күргәч, бигрәк дә йөрәкләре өзгәләнә. Аларга аеруча күп нәрсәләр кирәген белеп кайталар.
— Ул чакта үз хәлебезне үзебез генә белдек. Беренче тапкыр ят җиргә аяк бастык. Бөтен җирдә җимереклек. Куркыныч иде. Ут яндырырга ярамый, гомер кыл өстендә. Өйләребездә бик рәхәттә яшибез икән бит без, дип кайттык. Кайткач, күргәннәребез турында сөйләдек. Андагы яшәү шартлары, дарулар кирәген, мендәр, юрганнар җитмәвен әйттек. Безне тыңлагач, кешеләр бөтенләй үзгәрде, — дип сөйли Гөлфия апа.
Егетләр янына кабат кире бару теләге тынгы бирми аларга. Гөлфия апа төш күрә. Егетләрнең каны тамган җирдә дога укырга кирәк, дип уяна ул. Тәнзилә апа белән шунда барып, Коръән укып, аны багышларга уйлыйлар. Шөкер, теләкләренә ирешәләр.
Ә егетләр аларны каршы чыгып көтеп торалар. Бу юлы нәрсә кирәк — шуны алып баралар. Егетләр сораган бар нәрсә җыела. Ерак юлга чыгасыларын кычкырып әйтеп йөрмәсәләр дә, күрше-тирә, дуслары ишетеп, егетләр өчен камыр ризыклары, тәм-томнар алып киләләр. Монысына инде бөтен кешенең күңеле була.
— Без «Ценим жизнь» оешмасы белән берлектә эшлибез. Машинаны да алар тапты. Алып килгән күчтәнәчләрне дүрт урынга илттек. Беренче барганда дуслашып кайткан егетләрне дә эзләп таптык. Бик көткәннәр килүебезне. Күбрәк медицина кирәк-ярагы алып бардык. Көянтәләр сораганнар иде. Аларны авыллардан җыйдык. Егетләргә мина ташырга кирәк икән ул. Бик рәхмәт укып алып калдылар, — ди Гөлфия апа.
— Анда ярдәм алып килгән кешене бик кадерлиләр. Хатын-кыз булгач, безгә хөрмәт тагын да зур булды. Азов диңгезе буена да алып бардылар. Егетләр кайсы урында каты бәрелеш булган, шунда дога укуыбызны сорадылар. Намазлык җәеп, анда аяк басуга күздән яшь ага башлады. Чын күңелдән укыган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, илләр тынычлансын иде, — ди Гөлфия апа.
Ул якларда инде көннәр матур, бакчаларны сукалатып, бәрәңге утырткан чак булган. Көннәр җылыткан. Егетләрнең дә бик тә гаиләләре янына кайтасы килә. Әнә шуңа күрә бер генә теләк әйтә алар: догадан калдырмагыз.
— Бу юлы яныбызда гына көчле шартлау булды. Шөкер, исән-имин йөри алдык. Ниятебез изге бит. Ул балаларның һәрберсе безне әниләрен көткәндәй көтеп тора. Рәхмәтләре саклагандыр, — ди Гөлфия апа.
Рәхмәт дигәннән, тәмле ризыклар пешергән апаларга дип егетләр кибеттән тартмасы белән кәнфит алып җибәргән. «Бергәләп чәй эчәрсез», — дигәннәр. Үзләренә кирәк әйберләрне дә әйткәннәр.
— Алар сорый, без җыябыз. Гозеребезгә берәү дә каршы килми. Һәркем ярдәм итәргә тырыша. Кемнәрдер окоп шәмнәре ясап бирә, кышка дип ясаган салатларын, тозлаган яшелчәләрен, тәмле кайнатмаларын да җибәрәләр. Безне тыңлаган һәркемгә рәхмәтлебез. Анда барган саен тормышка караш үзгәреп кайта, — ди Гөлфия апа.
— Егетләрнең һәрберсе — кемнеңдер газизе. Көткән әниләре, хатыннары, балалары янына үз аякларында кайтсыннар. Изге айда теләкләр кабул булмый калмас. Барыбыз да илгә тынычлык сорыйк. Көткән кешеләребез, яныбызга кайтып, сөендерсен.
Егетләребезне ташламыйк. Алар без тынычта яшәсен өчен тырыша. Кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев