Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-77ел

Нөнәгәрдә сугыш чоры балалары яшьлек елларына әйләнеп кайттылар (+фото)

Сугыш беткәнгә дә 77 ел узып бара. Аның сары сагышы әтисезләр йөзендә.

Алар сабый чакта ук ятим калганнар, әти  сүзен әйтергә тилмереп яшәгәннәр. Бәхетле балачакларын сугыш урлаган авылдашларыбызны без-
сугыш чоры балалары дип йөртәбез. Алар бик яшь килеш сугышның ачы хәсрәтен үз җилкәләрендә татыганнар. 

 Бүген Нөнәгәр урта мәктәбенең Кәшифә Тумашева исемендәге музеенда авылыбызның сугыш чоры балалары кунакта булдылар. Укучылар аларга беренче татар хатын-кыз режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тормыш юлын театральләшкән чыгышларында чагылдырдылар. Авылдашларыбызга сугыш чорындагы колхоз тарихыннан истәлекләр сөйләнде: "Октябрь революциясенең 24 еллыгы көннәрендә  Крестьянская газета исемендәге колхозда (Нонэгэр колхозы исеме) авыл хуҗалыгы эшләренең барлык тармакларында кызу эш кайнады. Ашлык сугу звеносы аеруча яхшы эшләде. Бер көн эчендә кул белән 80 центнердан артык ашлык сугылды. Ашлык сугучылардан Г. Әүхәдиев, Г. Галиев, М. Шакиров иптәшләр үзләренә тапшырылган эшне намус белән башкарып чыктылар. "(14.11.1941,"Коммунар"газетасы).

Алар мул табынлы чәй өстәле артында үзләренең балачак елларына әйләнеп кайттылар. Шушы бәйрәм алды чарасын оештырган мәктәп укытучыларына, укучыларга, Нөнәгәр мәдәният йорты хезмәткәрләренә  алар үзләренең олы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы