Хезмәт

“Аерылырга түгел иде Безнең сызган пыланнар”...

Ул чорда бик күпләрнең тормышын, уй-хыялларын челпәрәмә китергән сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә калмый шул. Шуңа да бу сүзләр ул чор кешеләренең һәркайсының язмышына аваздаш.

Якташыбыз, Борнак авылы егете Нургаян Кәримовның сугышчан, төгәлрәге, әсирлектәге көндәлегеннән алынган әлеге шигъри юллар бик күпне сөйли. Аеырылу сагышы да, уй-хыялларның җимерелүенә үкенеч тә аларда.

Ул чорда бик күпләрнең тормышын, уй-хыялларын челпәрәмә китергән сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә калмый шул. Шуңа да бу сүзләр ул чор кешеләренең һәркайсының язмышына аваздаш.

1923 елда Борнакта биш балалы гаиләдә туа ул. Әмма язмыш инде аларны сугыш башланганчы ук сыный: әтиләре 45 яшь тә авырып үлә. Әниләренә биш баланы берьялгызы аякка бастыру җиңел булмый, шуңа күрә абыйсы Гәрәй белән Нургаянга иртә олыгаерга туры килә. Кече яшьтән бик тырыш, башлы була Нургаян. Яңгулда җиделлыкны бишле билгеләренә генә тәмамлаган егетнең, кызганычка, укыуын алга таба дәвам итәр мөмкинлеге булмый, шунлыктан ул һөнәр алырга тели. Электрчы һөнәрен үзләштерә, соңрак Сталин өлкәсенә ФЗӨгә җибәрелгәч, 40 номерлы ФЗӨне тәмамлап, 4 разрядлы балта остасы белгечлеге ала. Һәм 1942 елның мартына кадәр – сугышка киткәнче шушы һөнәрләре буенча эшли.

Калининград фронтында шактый авыр, зур сынаулы сугышчан юл үтә ул. Бер ел эчендә өч тапкыр яралана, савыккач, кабат сугышка керә. 1944 елның 14 августында Латвиянең Мадона шәһәрен азат иткәндә немецларга пленга эләгә.

Җан әрнеткеч әсирлек чоры башлана. Латвиянең Рига, Польшаның ул чактагы Данциг (хәзерге Гданьск), Германиянең Гамбург шәһәрендәге хәрби әсирләр лагерьларына күчереп йөртәләр аларны. Пәһлевандай егет йөрәге әрнү-сагышларны шигырь юлларына төшерә башлый, көндәлек алып бара. Шигырьләрен русча да, татарча да яза. Сугыш темасы да, батырлык та, туган якны сагыну да аларда. Әнисенә атап язганы да бар. Әле шаяртырга да көч таба егет. Русча шигырьнең эчтәлеге мондый:

“Еллар үтәр, бу солдатны
Абый дияр бала-чага.
Бу абыйның
Кайчандыр әниләрен сөйгәнен
Белмәс алар тамчы да”.

Якыннары өчен хәбәрсез югалган егетнең яралы йөрәге, мөгаен, уй-хисләрен дәфтәр битенә төшереп, юаныч тапкандыр. Лагерь тормышының авырлыгы да сыйган ул юлларга. Ирексез, бәйсез булу, түзеп булмаслык шартлар “Пленда”, “Германиядә” дигән шигырьләрендә ачык чагыла. 1945 елның 2 маенда Нургаяннарны Америка солдатлары пленнан азат итә. Бу вакытта ул 38 килограмм гына калган була. Киң җикәле, пәһлевандай егеттән җилләр исә... Тик егетнең “без монда башка беркайчан да кайтмаячакбыз, без туган Рәсәебезгә кайтабыз”, – дигән якты хыялы гына тиз арада болыт белән каплана. Аны да, пленда булган бик күп совет сугышчыларын көткән язмыш көтә. Аңа кадәр дә әле бик озакка сузылган кайту юлын үтәсе була.

“Безнең җыр җырланган инде”...

Көндәлекләренә күз салыйк:

–2 майда, 3сәг 30 минутта англичаннар (документта американнар) безне нимес кул астыннан пленнан коткардылар. 7 июньдә 2сәгатьтә Олдеслойдан (Германия) чыгып киттек. Сәгать 6 да Любихка килеп кердек. 12 сеннән 29 июньгә кадәр Германиянең Штернберг шәһәрендә булдык. 4 июльдә без Гольновка, кыр эшләренә килеп кердек. Печән чаба башладык, урак урдык, ашлык ташыдык. Көнлекче булып йөрдек. (ТР Үзәк архивтан килгән документлардан күренгәнчә, Нургаян Кәримов 1945 елның 2 маеннан декабрьга кадәр Германиянең Вадолсдиск шәһәрендә Америка гаскәрләре оккупацияләгән зонада була – авт.). Гольновтан 1946 елның 20 февралендә чыгып киттек. Вангирингна җиткәч (Польша), безгә армия киеме бирделәр. 5 мартта поезд белән чыгып киттек. 14 мартта Польша-рус чиген үттек...

Тик әле бу да туган илгә кайту шатлыгы булмый. Алда “Сталин фильтры”н үтәсе була. Документлардан күренгәнчә, тикшерү пунктыннан аларны Мәскәүгә җибәрәләр. Көндәлекләрдә Мәскәүгә кадәрге юл да тасвирлана: “15 мартта Гроднь..., 16 март Баранович..., 18 март Могилев..., 20 март Жуковта булдык. Брянскида мунчада һәм столовойда булдык... 23 март Мәскәүгә килеп кердек. 3 апрель Мәскәү автозаводына эшкә кердек. 17 апрель туганнардан хат алдым...

Фильтр үткән чордагы көндәлек бик кыска. Аларда артык бер сүз дә, хис тә юк. Шигырьләр дә юк. Күрәсең, солдат күңеле шикләнгән. Хәер, 1949 елда Мәскәүдән язган мондый шигыре бар:

Иртә торып тышка чыгып,
Чәчләремне тарыймын.
Сез дусларны сагынганда
Һаваларга карыймын.

Сары сандугач тотамын,
Сары яулыкка төрәмен.
Сагнуларым шулкадәрле,
Үкереп елап утырамын.

Кара сатин күлмәгемнең
Җилкәләрен туздырам.
Чәчәк кебек яшьлегемне
Чит җирләрдә уздырам.

Биек тауның башларына
Җәй көнендә менә алмыйм.
Сезнең матур төшләрегегезгә
Бер генә дә керә алмыйм.

Кара читек, кара гәлүш
Сез дә алдыгызмыни?
Туган-үскән илләрдә
Безсез калдыгызмыни?
Иртә торып, тышка ыгып,

Реклама

Бакчаларда утырам.
Хатларымны ачыргаланган
Җырлар белән тутырам.

Кара урман эчләре
Нигә аюлы икән?
Минем яшь кенә башларым
Нигә кайгылы икән?

Мәскәү дигән каланың
Бакчалары бик ямьле.
Борнак иленең сулары
Ифрат та бик тәмле.

Кыяр тәмле, кыяр тәмле,
Кыяр ник тәмле икән?
Ир баланың яшьлекләре
Ник читтә уза икән?

Кызарып кояш чыга
Ор тавының артыннан.
Үзем дә кайтырдай булам
Шушы хатлар артыннан.

Туган ягына әйләнеп кайту дигәнең 1950 елда гына насыйп була Нургаянга. Бар эшкә кулы ятып торган егет берьюлы берничә эштә эшли, заманына күрә грамоталы булганга, колхозның бөтен документ эшләрен дә алып бара.

1951 елда ул Рашидә белән гаилә кора, тормышларын тулыландырып, бер-бер артлы кызлары Флера һәм уллары Фаил туа. Тик бу бәхет дигәнең берничә елдан челпәрәмә килә: шушы кадәр сынаулы сугышчан юл үтеп, зур хыяллар белән туган авылына кайтып, инде үткәннәрне бераз булса да онытып, яңа планнар корып яши башлаган Нургаян 1960 елда юл һәлакәтендә вафат була. Җәмәгате Рашидә апа икеләтә тырышлык, үҗәтлек белән балаларын аякка бастыра. Бүген Нургаян солдатның онык-оныкчыклары кайчандыр бабалары хыялланган уй-ниятләрне тормышка ашыра.

–Әтиебез бик тыныч холыклы кеше иде, тырышлыгын, эшкә булганлыгын әйтеп тә тормыйм. 37 ел гына яшәп калса да, ул без, балалары, онык-оныкчыклары сокланырлык хатирәләр калдырды. Зур тормыш сынауларын сабырлык белән үтүе, белемгә омтылышы, кул эшләренә һәвәслеге, тәртипле-тырыш булуы... Авылда беренче телевизор бездә иде, шуңа күрә кич саен авылның күп кешесе безгә телевизор карарга җыела иде. Әти “Вокруг света” журналын яздырып укый иде, – дип искә ала кызы Флера апа. – Бүген аның көндәлеге, документлары иң кадерле истәлек безгә. Бу хатирәләр, әтиебез

турындагы язма, аны искә алуыбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан әтиебез рухына дога булып барып ирешсен иде.

...Яралы язмышлар... Күп, бик күп алар. Нургаян солдат язганча, “сызган планнары аерылырга булмаган, үтәлми калган” яралы язмышлар...

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: