Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Бабам белән горурланам!

Минем бабамның әтисе – Шакиров Мәгъсүм Бари улы 1924 елның 12 сентябрендә ТР Балтач районы Кариле авылында туа.

Минем бабамның әтисе – Шакиров Мәгъсүм Бари улы (әни ягыннан) 1924 елның 12 сентябрендә ТР Балтач районы Кариле авылында туа.

1942 елның 21 сентябрендә Совет Армиясе сафларына алына. 1943 елның 23 февралендә фронтка җибәрелә. 247 укчы дивизиясенең 916 укчы полкы составында минометчик булып сугыша. 1943 елның 12 августында Брянск янындагы хәрби хәрәкәтләрдә авыр яралана. Шуннан госпитальгә озатыла, аңа 2 группа инвалидлык бирелә.

Савыкканнан соң, 1944 елның 10 январендә янә фронтка җибәрелә. СССР Эчке эшләр халык комиссариаты полкының 365 укчы полкы укчысы буларак сугыша. Бөек Ватан сугышы барышында СССР кораллы көчләренең “Кёнигсберг штурмы” немец гаскәрләренә каршы хәрби операциясендә катнаша. “Кызыл Йолдыз Ордены” бүләгенә тәкъдим ителә. 1946 елның 28 гыйнварында запаска китә. Аның сугышчан юлы турында “Сугышчан казанышлары өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, юбилей бүләкләре сөйлиләр.

Сугыштан соң бабамның әтисе хезмәт эшчәнлеген сәүдә системасында дәвам итә: авыл кибетендә мөдир булып эшли, 1958-1981 елларда Балтач икмәк комбинаты директоры булып эшли. 2004 елда бабамның әтисе вафат булды. Мин Бөек Ватан сугышында катнашкан әти ягыннан бабам белән горурланам!

Динә Йосыпова тәрҗемәсе
Автор: Диләрә Шакирова

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеран Бөек Җиңүнең 75 еллыгы