Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Балтач укучылары ветераннар хакында кайгырта

Ветеран укучыларның килгәненә бик куанды. Аларга сугыш чоры авырлыклары, хезмәт еллары хакында сөйләде, укулары белән кызыксынды.

Язгы каникулларга туктаганчы Балтач гимназия укучылары «Форпост» үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов һәм педагог-оештыручы Равилә Шәрипова белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Хәсбиуллин янына бардылар.

Әлеге чара «Ветераннар турында кайгырту», «Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм катнашучысына адреслы ярдәм күрсәтү» бөтенроссия проекты кысаларында үткәрелде.

Ветеран укучыларның килгәненә бик куанды. Аларга сугыш чоры авырлыклары, хезмәт еллары хакында сөйләде, укулары белән кызыксынды. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар