Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Батырлар даны

Сабиров Хафиз Сабир улы – Советлар Союзы Герое, Шода авылында туган.

Шода авылының үзәк урамы Хафиз Сабиров исемен йөртә.

“Хафиз Сабиров 1910 елда Шода авылының ярлы крестьян гаиләсендә туган. Хафиз дүрт яшьтә әнисез кала. Әтисе Донбасс шахталарына китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Энесе Габделхәким белән Хафиз туганнары карамагында үсәләр. Хәрби хезмәткә чакырылганчы яңа оешкан колхозда терлекләр карый. Бераз китапханәче булып эшләп ала. Армия сафларына ул 1932 елда китә. Срогын тутыргач та хәрби хезмәттә кала, кече командирлар курсында укып, кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Казандагы 169 укчы полкта хезмәт итә. Шушында 1938 елда партия сафларына керә.

1940 ел башында составында әлеге полк булган Казан дивизиясе акфиннәргә каршы сугышка җибәрелә. Сугышларның иң хәлиткеч чорында командование дивизия частьлары алдына Фин култыгы буйлап боз өстеннән барып, Виипури каласы (хәзерге Выборг) ныгытмаларына үтеп керү бурычын куя. Дивизия полклары 22 февраль төнендә бозга аяк басалар һәм авыр юлга кузгалалар, сугыш техникасын тирән кардан сөйрәп баралар. Алар кыска гына арада яр буйларын, аның тирәләрендәге утрауларны дошманнан арындырырга, аннан соң Выборгны Финляндиянең үзәк районнары белән тоташтыручы юлларга чыгарга тиешләр. Бу сугышларда, ныгытмаларны штурмлауда һәм дошман контратакаларын кире кайтаруда Х.Сабиров пулеметчылары гаять зур батырлык күрсәтәләр.

Чираттагы бәрелешләрнең берсендә батальон кечкенә бер ярымутрауда чолганышта кала. Х.Сабиров взводы дошманны калган участокларда тоткарлаган арада калганнарга чигенергә боерык бирелә. Батальон камалыштан чыккач, Х.Сабиров үз карамагындагы пулемет расчетларына чигенергә куша. Икенче көнне иптәшләре Хафиз Сабировның үле гәүдәсен табып алалар. Шулай итеп, батыр якташыбыз 1940 елның 5 март иртәсендә батырларча һәлак була. Аның җәсаде Финляндиянең Харяппянниеми борынында җирләнә. Х.С.Сабировка 1940 елның мартында үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Туган авылы Шодада батыр якташыбызның бюсты куелды. Аның бюсты шулай ук район үзәгендәге «Батырлар аллеясы”нда да бар. Балтачның бер урамы да Хафиз Сабиров исемен йөртә. Аның исемендәге урам Шода авылында да бар.

*       *       *

1940 елның гыйнварында  Казан дивизиясе частьларын ак финнар белән сугыш фронтына алып барган эшелонда кече лейтенант Сабиров командалыгындагы пулемет взводы солдатлары Финляндиядә аларны ниләр көткәнлеге турында күп сөйләштеләр. Казан шәһәре, туганнар белән саубуллашулар ераграк калган саен, аларның уйлары да алда торган бәрелешләргә юнәлә барды.

Командование дивизия частьлары алдына шушы култык буйлап Выборг ныгытмалары тылына үтү бурычын куйды; ул вакытта совет гаскәрләре Выборгны штурмларга әзерләнәләр иде. Рус армиясе тарихы мондый боз походының ике генә мисалын белә иде: беренче тапкыр, шулай ук Выборгка, бу боздан Петр I полклары поход ясады, ә икенче тапкыр — Багратион командалыгындагы гаскәрләр Ботник култыгы буйлап Аланд утрауларына үттеләр. Казанлыларга бу данлы походларны кабатларга туры килә иде. Приказ алгач, дивизия полклары 22 февраль төнендә бозга төштеләр һәм авыр сәфәргә кузгалдылар.

Пехотачылар, артиллеристлар һәм танкистлар култык буйлап көндез һәм төнлә, буранда һәм каты суыкта да һаман алга атладылар, машиналарны, сугыш техникасын тирән кардан сөйрәп бардылар. Поход бер тәүлеккә сузылды. 23 февральгә каршы төндә генә частьлар дошман биләгән кыя-ташлы ярга килеп җиттеләр.

Казанлылар алдында авыр бурыч тора иде. Алар кыска гына срокта яр буйларын һәм аның тирәләрендәге утрауларны дошманнан арындырырга, аннары Выборгны Финляндиянең үзәк районнары белән тоташтыра торган юлларга чыгарга тиешләр иде.

Бу сугышларда, ныгытмаларны штурмлауда һәм дошман контратакаларын кире кайтаруда Сабиров пулеметчылары гаять зур батырлык күрсәттеләр. Беренче көннәрдә үк инде кече лейтенант үз подразделениесенең барлык сугышчылары арасыннан Александр Ксенофонтовның аеруча яхшы якларын күрде. Дошман атакалары вакытында Ксенофонтов ашыкмый һәм курыкмый эш итә, финнарның якынрак килгәнен көтеп тора да аларга пуляларны төгәл яудыра иде.

Утрауны алганнан соң яңадан материк ярына кайткач, батальон 5 мартка каршы төндә куаклыклар, сирәк агачлар белән капланган һәм диңгезгә карап торган кечкенә генә бер ярымутрауда дошман чолганышына эләкте. Биредә иске утын склады бар иде, һәм подразделениеләр  бүрәнә штабельләре, утын өемнәре араларына урнаштылар.

Финнар совет сугышчылары отряды оборона биләгән баррикадаларга шундук ташландылар. Сабиров оборонаның төрле участокларына бик оста куйган пулеметлар финнарны, ачык аланга килеп чыгу белән, кургаш яңгыры белән каршы алдылар. Дошманнарның алгы сафлары карга ятты, әмма арттан бүтәннәре якынлашты. Ләкин бу икенче ташкынны да укчылар карга яткырдылар.

Батальон командиры таң атканчы чолганыштан чыгарга кирәк дигән карарга килде. Аның приказы буенча роталар дошманның сафлары хәлсезрәк булган бер юнәлешкә удар ясадылар, ә ышыкта калдырылган Сабиров взводы дошманны калган участокларда тоткарлап торды.

Урман авызында, аланда финнар төркем-төркем булып бер урыннан икенче урынга йөгерештеләр. Автомат пулялары, әледән-әле пулемет щитларына бәрелеп торганлыктан, башны күтәрергә дә ирек бирмәде. Сабиров яраланды һәм «максим» янында берүзе калды, ләкин утны туктатмады. Командирдан ерак түгел бер урында Ксенофонтов та пулемет янында берүзе иде.

Атышларның ерагая баруыннан батальонның дошман боҗрасыннан ычкына алганлыгын аңлап була иде, шуңа күрә Сабиров үз карамагындагы пулемет расчетларына да китәргә приказ бирде. Озак та үтмәде, финнар каршында Сабиров үзе генә калды.

Икенче көнне батальон бу ярымутрауны яңадан алды. Алдагы көнне взвод күпсанлы финнарга каршы торган урында иптәшләре геройның гәүдәсен эзләп таптылар. Сабировның тәнендә уннарча пуля һәм пычак җәрәхәте эзләре бар иде: күрәсең, аны авыр яраланган хәлдә кулга төшергәннәр.

 

“Каһарманнар – Татарстан уллары” сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев