Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Белми калма: “Хезмәт” иҗади бәйге уздыра

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бар дөнья Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга хәзерләнгән көннәрдә без дә газета укчыларыбыз арасында иҗади бәйге уздырып алырга уйладык.

Һәрберебез гаиләсеннән узган ул сугыш афәте, әби-бабаларыбызны сынаткан, әти-әниләребезне елаткан. Газаплы еллар кайтавазына беребез дә битараф калмаска бурычлыбыз. Әйдәгез әле, сугышта катнашкан, тылда батырлык үрнәкләре күрсәткән әби-бабаларыбыз, күрше-күләннәребез, туганнарыбыз яисә сугыш чоры балалары турында язмалар иҗат итеп, безнең “Хезмәт” газетасының электрон адресына салыгыз – BaltasiRed2005@yandex.ru. “Сугыш кызлар эше түгел дә бит...”, “Мең батырлык алар кылдылар” дигән темаларга булса бигрәк тә әйбәт. Сугыштан килгән хатлар булса, тагын да яхшы. 

Бәйге мәктәп укучылары арасында аерым, зурлар арасында аерым үткәрелә. Иң эчтәлекле, гыйбрәтле язма авторларына күркәм бүләкләр тапшырылачак. Катнашкан һәркемгә истәлекле бүләкләр каралган. Сездән язмалар көтеп калабыз.


Бәйгенең спонсоры: Норма авылында урнашкан хәләл “Фасоль” кибете.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев