Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Берүзе унике солдатны юк итә

Безнең әтиебез – Гыйләҗетдинов Гайфетдин Гыйләҗетдин улы 1923 елның 30 июнендә Балтач районы Куныр авылында бишенче бала булып дөньяга килә.

Куныр мәктәбендә башлангыч белем ала. 1934-1940 елларда туган авылында колхоз эшләрендә эшли.

Дәһшәтле сугыш башлангач, Кызыл армия сафларына алына. Әтиебез сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша. Ике тапкыр авыр яралана.

Разведчик буларак осталык, тапкырлык, бик күп батырлыклар күрсәтә. Әтиебезнең сугышчан юлының фидакарьлеге турында, барыннан да саллырак итеп, алган югары бүләкләре сөйли. Алар арасында: Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, Икенче дәрәҗә Сугышчан Дан ордены һәм бик күп медальләр бар.

Архивтан алынган мактау кәгазендә әтиебезнең батырлыгы турында горурланырлык сүзләр язылган. 1944 елның 22 июлендә Львов өлкәсе Кондратовка авылы тирәсендә үзенең разведка төркеме белән кырык кешедән торган немец пехотасына һөҗүм ясарга мәҗбүр булалар.  Әтиебез иң беренчеләрдән булып дошманга ташлана. Ул үзенчәлекле кыюлык һәм тәвәкәллек күрсәтә. Төп ярдәм килгәнче иптәшләре белән чикне саклыйлар. Берүзе унике солдатны юк итә. Шушы бәрелештәге батырлыгы өчен Икенче дәрәҗә сугышчан Дан ордены белән бүләкләнә. Икенче мактау кәгазендә: “Соңгы һөҗүм вакытында дошманның көчен күзәтү буенча биш задание үти. Гыйләҗетдинов Г. аеруча тапкырлык һәм батырлык күрсәтә. Аның зирәклеге, осталыгы һәм алып кайткан бик кыйммәтле мәгълүматлары, эшнең ахырын уңышлы иткән, карарларны үзгәртү мөмкинлеге бирде. Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнүгә лаек” - дип яза 472 нче укчылар полк командиры һәм майор Абазов.

Әтиебез Төньяк-көнбатыш фронтының 166нчы укчылар дивизиясендә, Полтава асты 71нче гвардия дивизиясендә, Белград юнәлеше сугышында, беренче Украина фронты сугышларында катнашып, Польшага кадәр барып җитә.

Сугыш бетеп дошманны тар-мар иткәч тә, туган авылына 1947 елда гына кайта. Яңадан колхозга урнашып эшли башлый. 1948 елда әниебез Нурҗиһан белән тормыш корып җибәрәләр. Тормыш авырлыкларына, сугыштан алып кайткан авыр яраларга карамастан, тигез мәхәббәттә өч малай һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр.

Әтиебезнең вафат булуына да 34 ел була. Аның белән бик горурланабыз. Ул мәңге безнең йөрәкләрдә. Әти-әниебезнең рухлары шат, урыннары мәңгелек җәннәттә булсын. Әмин.

 

Кызлары Гөлфәния Идрисова Куныр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев