Хезмәт

Безнең ветераннар - безнең горурлык! (+фото)

Илебез өчен зур сынау булган Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел. Ничә язлар үтсә дә, бәясез Җиңү язы сугыш ветераннарының күңеленнән һич китми.

1945 нче елның сугыш яраларын әле дә дәвалый сыман. Бигрәк тә сугыш давылын узган нечкә ныклы хатын-кыз күңелен...

Сүзебез, сугыш дәһшәтеннән көл булган шәһәр-авыллар аша үтеп, кан-үлем белән күзгә-күз очрашып, Җиңү таңын каршылаган, районыбызның ихтирамга лаек шәхесе, 95 яшен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышы ветераны Галимуллина Тәскирә Гомәр кызы турында. “Уртаклашыр хәтирәләрем күп сезнең белән  “Ак калфаклылар”,-диде дә ул, җыерчыклы нәфис куллары белән йөзләрен сыпырып, альбом битләрендәге саргайган тарихи фоторәсемнәр аша, яшьлегенә-дәһшәтле сугыш елларына әйләнеп кайтты.

Балтач районының Тау Зары авылында дөньяга килә ул. Әтисе Гомәр, Карадуган авылында колхоз рәисе булып эшләгәндә, репрессиягә эләгеп, төрмәгә утыртыла. Әнисе Һәдиягәдүрт ятимне ялгызы үстерергә туры килә. Һәдия - Сосна Пүчинкәсе авылында Бөек Тукаебызның әнисе Мәмдүдә кияүгә барган Шакир Муллада дини белем алган, тәрбияле, тырыш, гореф-гадәтләрне барлап яшәгән         хатын-кыз. Шуны да искәртеп үтик: алдынгы сыер савучы Һәдия апа, үзвакытында, 1940 елда Мәскәүгә – Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә дә чакырыла.

Әтисез калгач, авыр хезмәтне үз җилкәләрендә тоеп үскән Тәскирә апа, җиденче классны иң яхшы билгеләренә тәмамлап, укуын дәвам итәр өчен, Арча педучилещесына юл тота. Ләкин  “халык дошманы” дигән кләймә аның тормыш юлында озак еллар юлдаш була әле. Шулсәбәпле пионер, комсомол сафларына да юл ябык була. “Укытучыларыбыз әйбәт иде, укырга керергә озата барган укытучым да укырга алмауның сәбәбен миннән яшереп, сеңелем 100 сум акча түләргә кирәк, ә сез бер әниегезгә дүрт бала бит диеп күңелдәге юшкынны юып җибәрде”- дип сөйли Тәскирә апа.Арчадан кире борылып кайткан кыз, Карадуган авылына “Кызыл мехчы” артеленә эшкә урнаша, кичке мәктәптә укуын дәвам итә. Киләчәктә якты хыялларын җимереп, сугыш җиле исә башлый, фин сугышы башлана. Укулар туктатыла.

1941 нче елны Бөек Ватан сугышы башлагангач, Тәскирә апаларны бригадирлары белән окоп казырга йөртә башлыйлар. Беренче окопны районыбызның Нормабаш авылында казыганнар. Аннары Чувашия ягында, төрле авылларда окоп казу, урман кисү белән шөгыльләнгәннәр.

1943 нче елны туган ил чакыруы буенча, Тәскирә апаны фронтка алалар. Казанга килү белән, аларны 16 завод ишек алдына урнаштыралар. Ләкин озакламый аннан күчерелеп, тагын 40нчы завод ишек алдында землянкалар казып урнашалар. Биредә җыелган кызлар көндез Казан елга техникумы базасында радист-оператор, телефонист, телеграфист һөнәрләрен үзләштерәләр. Кичен Идел елгасы буена салдан агачлар бушаталар. “Ворошиловский стрелок” значогына норматив тапшырып, мылтык йөртү хокукы да алалар. Дошман ил эченә үтеп, Горький шәһәре  тирәсендәге биналарга куркыныч яный башлагач, аны саклар өчен, кече калибрлы зенит артиллериясе полкы төзелә. Тәскирә апаны бергә укыган иптәш кызлары белән шунда билгелиләр.

Реклама

1944 елның гыйнвар аенда аларны Көнбатышка озаталар. Полк юлда килгәндә үк дошман тарафыннан утка тотыла. Исән-имин калганнарны Сарно шәһәренә китереп, Стырь елгасы буена землянкаларга урнаштыралар. Елга аша салынган күперне дошманнар даими утка тотканлыктан, Тәскирә апаларга күперне һәм элемтәне берөзлексез сакларга туры килә. Бервакыт ягулык эшелонына бомба төшеп шартлаганнан соң, тирә-юнь ут өермәсенә әйләнеп, барлык элемтә чаралары өзелә. Элемтәче Тәскирә апалар аны елга аша сузалар. Сугыш вакытында элемтәчеләр штаб офицерларының, командирларының алыштыргысыз ярдәмчеләре булалар. Мөһим хәбәр, приказны уз вакытында штабтан-алгы сызыкка, яисә киресенчә җиткерү, сугыш маневры өчен хәлиткеч санала. Шуңа күрә элемтәчеләрне дошманнар да гел мылтык угында тотканнар. Шифр белән эшләүче элемтәчене кулга төшергән немец солдаты зур бүләккә ия булган хәтта. Менә шулай дошман уты, эзәрлекләве астында җиңү өчен көрәш алып барганнар батыр йөрәкле Тәскирә апалар.

Сугыш туктап торган арада, сагынудан йөрәк сулкылдарлык сүзләр тулы өчпочмаклы солдат хатлары туган якларга очкан. Солдатларның сугышчан рухын күтәрү өчен килгән агитбригада концертларының берсендә, тирә-юньне моңга күмеп кинәт татар җыры яңгырый. “Кошлар кебек” дигән җыр була ул. Күз яшьләренә төелгән Тәскирә апа көйгә кушылып җырлый да, елый да. Ул вакытлардан күпме еллар үтсә дә, Тәскирә апа бу җырны бүген дә тыныч күңел белән генә тыңлый алмый.

Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре сафында элемтәче, сугышчы Тәскирә апа Украинаның Житомир, Ровно шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Бандеровчылар башбаштаклык кылган Львов өлкәләреннән үтеп, дошманны Ковель, Брест шәһәрләрендә кыйныйлар. Польшада сугыш бетү хәбәрен алалар. “Иң авыр көн- сугышчан дусларымны югалткан көн, иң күңеллесе – Җиңү килгән көн, якыннарымның мине сугыштан өзелеп көткәннәре, барысы да хәтердә”, - ди Тәскирә апа.

Тыныч тормышка әйләнеп кайткач үзе кебек фронтовик Галимуллин Шәрифулла абый белән матур гаилә корып, өч малай үстерәләр. Сугышта алган  һөнәренә тугры калып, Тәскирә апа почта бүлекчәсендә элемтәче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, Тәскирә апа үзенең сугышчан юл үткән Корстень, Ровно шәһәрләренә фронтташ дуслары белән очрашуга бара. Аннан соң да ике арада хатлар йөри, кабат очрашулар насыйб була. Фронтташ дуслардан килгән хатлар бүген Карадуган авылының “ Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил” музеенда саклана.

Татарстаннан, татар кызы – Тәскирә апа Җиңүгә керткән өлеше белән бик горурлана. Фронтташ дуслары белән очрашу вакытларында Татарстаннан бүләк итеп Г.Тукай, М.Мәһдиев китапларын, “Сабантуй” альбомнарын бүләк итә. Сорно шәһәр музеена истәлек итеп “Идел буе болгарлары тарихы”ның урысча нөсхәсен һәм Татарстан турында китаплар тапшыра.Тәскирә апа бүгендә Җиңүнең тарихы әһәмиятен аңлатып, фронтта, тылда өлкән буын күрсәткән батырлыклары белән уртаклашып, “Бу көннәрне онытырга һич хакыбыз юк!”- дип яшьләрдә ватанпәрвәрлек рухын тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертеп яши.Тарих битләренә канлы хәрефләр белән уелган Бөек Ватан сугышы турында Тәскирә апа 2019 елның июнь аенда районыбызда  “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелгән “Милли уеннар-тәрбия хәзинәсе” дигән чарабызда да катнашып, истәлек-хәтирәләре белән бүлеште. Оештырылган чарага да ул үзе кебек Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкиев Мөдәрис абый белән җигүле атта, әкияти тарантаска утырып килеп, һәркемне таң калдырды. Бүгенге көндә татар телебез югала барган гореф-гадәтләребез, гаилә проблемалалары турында хәбәрдар булып, борчылып яши ул.“Ак калфаклылар, сездә өмет бар”, - дип рухландыра, киңәшләрен бирә ул безгә. “Ак калфак киясем килә” дигән теләген дә тормышка ашырды тыңгысыз күңелле, шигьри җанлы Тәскирә апабыз. Хәзер ул район “Ак калфак” иҗтимагый оешмабызның әгъзасы. Үткәреләчәк чараларга киңәш  биреп, үткәргәннәренең ахыргы нәтиҗәсе белән кызыксынып тора. Аның гасырга якын тарихи еллар чылбырында бүгенге буынга сөйләрлек тәрбияви киңәш-табышлары, хатирәләре бихисап әле. Сугыш ветераны “Ак калфак”лы Тәскирә апабызга юлдаш итеп, сәламәтлек, озын гомер телибез.

Гөлсинә Галиева

"Ак калфак" оешмасы вәкиле

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: