Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

“Чәч толымнарыбызны агач төпләренә күмдек”

Әтиемнең бертуган сеңлесе Разия Нәбиева Балтач китапханәсендә эшләгәндә  сугышка алына.

Сугыш беткәч, частьнең парторгы казах егете Шайкен белән өйләнешәләр. Җизни Ленинградта хәрби академия тәмамлый. СССРның төрле шәһәрләрендә хәрби хезмәттә була. Пенсиягә чыккач, туган ягы Костанай шәһәренә кайтып урнашалар. Гомерләренең 50 елын бергә яшәп үткәрәрләр. Кызлары табиб, малайлары төзүче. Разия апа 2007 елда бакыйлыкка күчте.

Үзе исән вакытта аннан сугыш турында истәлекләрен язып бирергә сораган идем.

1942 елның 2 маенда кич белән миңа повестка китерделәр. Анда азык-төлек һәм кирәк-яраклар алып иртән военкоматка килергә кушылган иде. Әмма өйдә ашарлык бер ризык та юк. Без әни белән Кече Лызи авылы председателе Михаил абый янына киттек. Ул әтинең дусты иде. Повестка турында белгәч ул безгә бераз он бирде. Төнлә әни аннан катыкүмәч пешерде. Без апам белән кирәк-яракларны әзерләдек. Юлга алырга ризык булгач, без бик куандык. Иртүк өйдә елаулар башланды. Мин юл капчыгымны алып военкоматка киттем. Фронтка без өч дус кыз – Фатыйма, Әнвәр, мин  алындык. Әни белән апам безне авыл башына кадәр озата бардылар. Иртәнге сәгать дүрттә көтү куучы апалар безгә җиңеп, исән-сау кайтуыбызны теләп елашып саубуллаштылар. Без утырган ат күзләреннән югалганчы кул болгап басып калдылар.

Арчага барып җиткәч, безне – төрле районнардан җыелган кызларны, товар вагоннарына утыртып, Владивостокка алып киттеләр. Станцияларда туктатып кыр кухняларында ашаттылар. Сугыш зонасына барып җиткәч, присяга алганчы чәч толымнарыбызны кисәргә, алка-балдакларны салырга мәҗбүр иттеләр. Капчыктагы кирәк-яраклар белән толымнарыбызны агач төпләренә күмдек. Безнең өчен Япон сугышы башланды. Кызларны төрле частьларга бүлделәр. Мин авиаполкка эләктем. Фатыйма белән Әнвәрне кабат очрата алмадым.

Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасының алдагы санында дөнья күрәчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев