Хезмәт

Чыдамлык үрнәген күрдек

Сугыш һәм сугыш арты елларында ачлыктан, төрле чирләрдән бик күп бала-чага кырылды.

Сугышның ил язмышына хәтәр куркыныч янаган хәвефле 1942 елның язында, ташу кузгалган чорда дөньяга аваз салган балакай мин, әни әйтмешли, гаиләгә артык кашык булып тугач, түзми хәлең юк. Авырудан ябыгып, саргаеп беткән әтине сугышка алмыйча, өеңдә тынычлап үләргә кайтарып җибәргәннәр. Әмма, ир-егетләр бар да фронтта, авылда бик күп көч сорый торган авыр крестьян хезмәте хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсендә. Шулай булгач, гаиләсен туйдырырга, колхозда эшләргә тиешле әтинең күзгә күренмәгән чире белән кем хисаплашып торсын, шуңа күрә халык алдында оялып бераз җегәре бар чакта ул тырышып, көче җиткәнчә колхоз эшендә катнашырга тырыша. Инде кан косып, йөзе саргаеп беткән әти түшәккә калгач, 1943 елның көзендә бригадир килеп керә. Аны урын өстеннән кубарып, өлкән яшьтәге Габделгани абзый белән ат җигеп, Казанга тоз алып кайтырга җибәрәләр. Бик тәҗел бурычны уңышлы хәл итеп өч тәүлектән соң кайтыр юлга чыккач, яңгыр сибәли башлый. Әти, атка авыр була дип, актык җегәрен туплап, сөртенә-сөртенә ат арбасы артыннан сөрлегеп бара торгач, тәмам хәлдән таеп, пычрак юлда йөзтүбән капланып төшә. Юлдашы Габделгани абзый аны үгетләп, йөкле арбага менеп ятарга күндерә. Кайтып җитәргә егерме чакрым тирәсе калгач, әти бичара, тоз капчыклары арасында ыңгырашып җан бирә. Ут йотып сәфәрдәгеләрне көтеп торган капка төбенә хәсрәт йөге булып мәет салынган арба килеп туктый. Мәетне юып күмәргә кочак утын да юк иде, ризыкны әйткән дә юк, келәт буш, өйдә үкереп елаган ач-ялангач балалар белән утырып калдым, дип офтанып сөйли иде әни. Колхоздан башта ярдәм итәргә ышандырсалар да, буш вәгъдә тиз онытыла, гаиләне туендыру бурычы нигездә әни белән өлкән апама төшә. Ындыр табагында эшләгән Факия апамны безне жәлләп кесәсенә берәр уч ашлык шудырган өчен суд торгызып, 5 елга төрмәгә хөкем итәләр. “Бурлыкта” тотылган иптәшләре арасында берсенең терәкле туганы булу аркасында алар әз срок белән котылып кайта. Ә авылда мәҗбүри түләү налогы, заем белән үзәкләренә үтәләр халыкның, кәнсәләргә чакыру килсә, әни белән апай коелып төшәләр иде, чөнки бернинди керем чыганагы юк, азапланып асраган сыер, сарыктан алынган азмы-күпме табыш шул түләүләргә кереп китә, ә үзебезгә май заданиесен үтәгәндә калган сепарат сөте белән катык оетып, сыек сөт чөмерергә кала. Әле илленче елларга чыккач та он җитмәү сәбәпле, өйдә ипине күп итеп бәрәңге кырып әчеткән камырдан пешерә идек.

Балачак истәлекләрен барлый башласам, иң әүвәле үземнән өлкәнрәк абый белән яз җитүгә шулпага салыр өчен, яшь кычыткан җыеп йөргән вакытлар искә төшә. Аннары яңа кардан арынган юеш басуда салкын туфракны актарып өшегән бәрәңге табып алып кайтканнан соң, күмерле мич алдында коймак пешереп ашау иң тансык ризыкларның берсе була иде. Тугач та тагылган “тамак имгәге” дигән кушаматтан тиз котылдым мин, ун-унике яшьләрдә үк, урманнан җиләк җыеп, Шәмәрдәндә шуны сатып, икмәк юнәтә идем, кышын тиф авыруыннан соң чукрак телсез булып калган, әмма йон эрләп оекбаш бәйләргә, чабата үрергә оста булган Бибисара апам үргән бик матур чабаталарны сатып, ун чакрымлы карлы урман юлыннан чана белән ипи алып кайту шатлыкларын кичердем.

Реклама

Апамнар кияүгә чыгып, читкә китеп баргач, картайган-йөдәгән әнигә терәк булыйм дип, 14 яшемнән колхозда эшли башладым. Бик яхшы укысам да, укуны дәвам итәргә мөмкинлек чикләнгән иде. Колхозда төрле эшләргә катнашканымны, дүрт ел берәр пот ашлык хакына чиләнеп, эшләп йөргәннән соң урамга китеп урнашкан апалар тәкъдиме белән эшчеләр арасына килеп кердем һәм уч тутырып акча алуга ирештем.

Сугыштан соң михнәтле тормыш бик озак дәвам итте әле, җиңү яулап кайткан фронтовикларга да кадер-хөрмәт җитмәде, ә инде сугышта туйдыручыларын югалткан тол хатыннар, тормыш арбасына иртә җигелергә мәҗбүр булган яшүсмерләрнең авыр хезмәттән күпме җәфа күрүләрен әйтеп-сөйләп бетерерлек түгел. Мисал өчен, күршебездә сугышта ике улы һәм ире ятып калган Камилә карчыкның ничек тилмереп дөнья көткәне шул заманга хас аяусыз чынбарлык булып әле дә күңелне җәрәхәтләп тора. Кызлары читкә чыгып “тайгач”, оныгы Талия белән яшәгән Камилә карчык урманга керергә рөхсәт булмагач, колхозга тапшырырга көле кирәк дигән сылтау белән миченә ылыслы ботаклар алып кайтып яга иде. Ара-тирә бәрәңге тәгәрәтә алса, сыйланырга әни белән мине дә чакыра, үләнле-миләшле чәе бик тәмле кебек булып хәтердә калган. Түрдәге сәкедә ап-ак чырайлы 3-4 яшьлек Талиянең ачлыктан тилмереп гел суыра торгач, бармагы кып-кызыл булып чиләнеп беткән иде. Ул боз каткан бусагадан салкын өргәнгә туңып-күшегеп утырса да, хәтта елый да алмый иде бичара. Инде тәмам бетерешкән бу баланы ярый әле әнисе кайтып җылы якларга алып китте. Югыйсә, монда чыдасы түгел иде. Алар гомер буена да бүтән авылга эз басмадылар. Әнә шулай, сугыш һәм сугыш арты елларында ачлыктан, төрле чирләрдән бик күп бала-чага кырылды...

Фәридә Шакирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: