Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

“Җиңү волонтерлары” “Хәтер бакчасы” акциясе уздыра

Парк һәм скверларда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучылар истәлегенә агачлар утыртылачак.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова “Балалар спорты” партия проектының республика иҗтимагый советы утырышында "Татарстанда "Җиңү волонтерлары" хәрәкәте активистлары "Хәтер бакчасы" акциясен уздырачак. Акция барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла", дип хәбәр итте. 

Министр урынбасары белдерүенчә, "Хәтер һәм дан” елында "Хәтер бакчасы" акциясен барлык муниципалитетларда да уздыру планлаштырылган. Һава торышы мөмкинлек биргәндә,  агачлар парклар һәм скверларда утыртылачак.  Акциягә яшьләрне дә җәлеп итмәкчеләр. 

Акция Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында үткәреләчәк. 


P.S. Узган елның 21 гыйнварыннан 20 декабрьгә кадәр чорда Татарстанда “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте активистлары 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм иткән. Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, аларның 1195е турыдан-туры сугышта катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев