Калганнарга караганда яшьрәк булса да
Гыйльван ага турыдан-туры Бөек Ватан сугышында булмаса да, Украина җирләрендә сугыштан соң бандеровчыларга каршы алып барылган бәрелешләрдә катнаша.
– Сугыш башланганда миңа 11 яшь кенә иде. Ачлык, хәерчелекнең үзәкләргә үткән вакытлары күп булды. 7нче сыйныфны тәмамлагач мәктәпкә бармадым, чөнки эшләргә кирәк иде. 1941-1945 елларда Ленин исемендәге колхозда эшләдем. Әтием белән бергә ат сбруйларын төзәтә идек, арба, чана тәртәләре, тырма һәм чалгы саплары әзерләдек, кул тырмалары ясадык. Бәрәңге казу, салам өюләрне, каравыл торуларны әйтеп тә тормыйм инде, – ди ул.
Әлеге хезмәтләре өчен Гыйлван абыйга да, әтисенә дә “1941-1945 елларда тырыш хезмәте өчен” медале бирелә.
Гыйльван Гыйльмуллин Көнбатыш Украинада бандеровчыларның милли яшерен отрядларын юк итүдә катнаша. 1948нче елны ФЗӨгә алалар. Юллар аны Кузбасс шахталарына алып килә. 17-18 яшьлек егетләрне 2-3 километр тирәнлектәге шахталарга төшерә торган булалар. Карпат тауларында башыннан кичкәннәрен дә бик озаклап сөйли ветеран.
– ФЗӨ белән армия елларымны кушып санасаң, 5 ел да 7 ай хезмәт иттем, – ди Гыйльван ага.
Балтач бистәсендә яшәүче Гыйльван Гыйльмуллинга шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны Балтач районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов та тәбрикләде. Ул ветеранга изге теләкләрен җиткерде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм район башлыгының истәлекле бүләген тапшырды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 17:21Айрат Хөсәеновтан каз каклау серләре Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Айрат Хөсәеновның Инстаграм битендәге каклаган казлары күпләрне кызыктыргандыр5902
-
26 гыйнвар 2021 - 16:11Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана Татар телен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә районыбызның балалар бакчаларында максатчан эшләр бара.10602
-
26 гыйнвар 2021 - 14:46Быел кече бизнесны исәпкә алу бөтен ил буенча узачак Район статистика бүлеге 1 апрельгә кадәр кече бизнес вәкилләреннән электрон рәвештә анкета тутыруларын сорый.6301
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар16800
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар59700
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...127201
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…99703
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»85501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика