Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Күчтәнәчләр гел мулдан (+фото)

Бөек Ватан сугышында җиңүне урамнар тутырып, шаулатып – гөрләтеп үткәрергә җыенган идек. Коронавирус афәте планнарны бик нык үзгәртте,  шулай да, бәйрәмне белми калдык, дип әйтерлек булмады.

Телевидение, матбугат чаралары бәйрәмгә әзерлекне киң яктыртып бардылар. Сугышта үлеп калганнарның һәрберсенең исемнәре телеэкраннарда күрсәтелде. Шунда ук “Үлемсез полк”ны да күрдек. Аларның гаиләләренә Россия һәм Татарстан Президентлары һәм хөкүмәтләре ярдәм итеп тора. Хәзерге вакытта исән сугыш һәм тыл ветераннарына саллы гына бүләкләр тапшырылды. Хәтта сугыш ветераннарының тәрәзә каршына барып концертлар да куйдылар.

Без – хезмәт ветераннары, без - тыныч тормышта хезмәт куеп ветеран булган буын. Безнең әтиләр – әниләр сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган, ә исән калганнар сугыштан соңгы җимерекләрне торгызганнар, көчләреннән килгән кадәр тыныч тормыш төзегәннәр һәм шуны дәвам итәр өчен безгә тапшырып калдырдылар. Хәзерге рәхәт тормыш килсен өчен без дә утыз – кырык ел тирәсе хезмәт куйдык. Һәр хезмәтнең үз авырлыклары булды. Энергетикларга да бураннарда йөрергә дә, яшенле яңгырлардан соң пычраклар ерырга да туры килде һәм болар көндез генә түгел,еш кына төнлә дә була иде. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләребез безне, безнең хезмәтебезне онытмыйлар.Шунысыкуандыра һәм ул вакыттагы авырлыкларны оныттыра. Профессиональ бәйрәмнәрдә генә түгел, башка Бөтенхалык бәйрәмнәрендә дә безгә ихтирамнарын, җылы сүзләрен җиткерәләр, күчтәнәчләр китерәләр. Менә хәзер дә Җиңү бәйрәме хөрмәтенә күчтәнәчләр тутырылган зур тартмаларны тапшыру өчен үзизоляциядән соң юл ачылганны гына көткәннәр – бүләкләрне өебезгә китереп тә җиткерделәр. Тартма тышына “Сезнең турында кайгыртабыз”, дип язылган. Мул итеп тутырылган күчтәнәчләр яныннан ике “Солдат хаты” да чыкты. Аларда  генераль директор һәм профсоюз оешмасы рәисе  безгә – ветераннарга балалардан ата-аналарга булган кебек мәхәббәт, хөрмәт ташып тора. Үзебезгә, гаиләләребезгә теләкләре дә күп төрле һәм мулдан. Без аларның үзләренә дә, алар җитәкчелегендә эшләүче барлык коллективны да узып киткән Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз; озын гомер, сәламәтлек,бәхет,мул тормыш, уңышлар телибез. Эшләрендә аварияләр, бәхетсезлек очраклары булмасын.

 Дөньядагы барлык халыклар сугышларсыз, тыныч тормышта яшәсен!

   Вагиз Таҗиев        

  "Электр челтәр" ветераны              

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев