Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Кем уйлаган, сыӊар аяк белән 77 ел яшәрмен, дип...

Төнлә аякныӊ сызлавына  түзеп булмый, одеялны баштан аяк каплап, тавыш чыкмасын өчен кырыен авызга кабып, үксеп-үксеп еладым.

Иртән обход вакытында врач килде дә, гипс салган аякны капшый башлады, син татар бит, без монда татарлар өчәү, әнә тегендә хәрби киемдә бер хатын-кыз, ул да татар, дип мине сөйләштерә. Әйтеп яздырган кәгазьдән фамилияне белгәндер инде. Татарча аз гына сөйләштек тә, шул арада бу   гипсны сүтеп, аякны карый башлады, күрәм, йөзе караӊгыланганнан-караӊгылана бара. Кайдадыр чыгып керде дә,   артыннан бер төркем врачлар җыелып керде. Карт, сакаллы бер врач, резинка чүкече белән суккалап, незачто ноги отнимаем же, дип башын селкеде.  Бергәләшеп аякны капшый башладылар, инде монда гангрена башланган дип үзара сөйләшәләр, мин теге резина чүкеч белән аякны кисәләр икән, дип ятам. Тагын бер-ике көннән аягын бөтенләй кисәсе булмый, тиз генә операциягә әзерләргә, дип чыгып киттеләр. Ул вакыттагы уй-кичерешләрне әле дә искә төшерәм дә, сөйли дә алмыйм. Күрәчәк шушыдыр, бер аяклы кешеләр дә яшиләр бит, дип үз-үземне юатып  ятам. Бик нык  сызлады аяк, инде кисеп атсалар да, риза, дип язмышка буйсындым кебек.

Операция булганын төштә кебек кенә хәтерлим. Наркоздан айнысам, иӊ куандырганы, аяк сызламый. Әле бер аяк юклыгына ышанмыйм, капшап карыйм. Кул сузымы җитәрлек аякны тотып карыйм, аяк урыныда бушлык. Шунда гына үземнеӊ гомерлеккә бер аяксыз калганымны аӊладым. Кем белгән, шушы сыӊар аяк белән мин менә 77 ел яшәрмен, дип.

(Дәвамы бар. Башы "Хезмәт" газетасының 7, 8, 9 саннарында)

         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев