Хезмәт

Кемнәр ул Бобровлар?

Кемнәр ул Бобровлар?  Татарларда, бирәк тэ элекке чын татар авылларында яшәүчеләрдэ бөтенләй дә очрамый  торган мондый фамилияне  кемнәр йөрткән һәм хәзер дә йөртә соң?Бу сорауларга җапаплар кызыксынган чит кешеләргә  генә түгел, туганнарның да күбесенә, бигрәк тә яшь  буын вәкилләренә бөтенләй диярлек билгесез... Ә бит бу үзенчәлекле фамилияне йөртүчеләр минем,  дөресрәге безнен әбиебез Зәйнәп абыстай Боброва ягыннан халкыбызга, илебезгә бик күп асыл уллар, кызлар биргән борынгы һәм әйтергә кирәк, шактый ук билгеле нәсел кешеләре.

Үзебезнен әби-бабайлар белән, алай гына түгел, безнен татар халкының бу якларга килеп чыгуы белән кызыксыну мине Казан Дэүләт Университетының (КГУ) география факультетында укыганда ук курс эшләре итеп үзебезнең район турында эш сайлап, төрле китапханә һәм архивларда куп вакытлар үткәрүгә этәргеч бирде.

  Чынлап та, безнең әбиебез ягыннан да, бабабыз Мифтахетдин мулла ягыннан да нәсел тарихы безнең бу якларга татар халкы килеп урнашу тарихы белән тыгыз бәйләнештә булып чыкты... Әгәр бу мәкаләне узган гасырның 80 нче елларыннан башлап җыелган шактый материаллар буенча киләчәктә язылачак язмаларның башы дип уйласак (бирсен Ходай), киң җәмәгатьчелеккә тулысынча анлаешлы булсын өчен мина шактый ерактан, тарих төпкелләреннән башларга туры киләдер...

  Безнең як татар халкы формалашу тарихы биш йоз елга якын тарихы булган Идел буе Болгар дәүләте тарихы белән тыгыз бәйләнгән (X гасыр башыннан XIV гасырга кадәр). Идел буендагы Болгарның  дәүләт буларак формалашу чорларында (IX-Xгг.) андагы халыкның этник составы бик чуар була әле. Ул башлыча Кама елгасыннан көньяктагы  җирлэрдә яшэгән төрки халыклар-болгарлар,эсегеллар,сувар, биләр, берсула, буртаслар һәм алар тирэсендә,күбесенчә Кама аръягында яшәүче фин-угор кабиләләре- борынгы мари, мордва,удмурт һәм башка халыклар.

  Дәүләтчелекнең көчәюе, чикләрнең ныгуы төрки халыкларның бердәм телле һэм бердәм культуралы бер халыкка-“төрки богарларга” әйләнүенә китерә. Идел буе Болгар дәүләте Идел сәүдә юлында уңайлы урнашып, ныгый,үсә. Тыныч үсү чоры монгол яуларының һөҗүмнәре белән бүленә. 1223, 1229,1232 еллардагы монгол һөҗүмнәренә бирешми каршы торса да (Рус князьлекләре 1223 елда ук яуланып алына), 1236 елгы бик зур гаскәр туплаган бөтенмонгол походы вакытында Болгар яулап алына. Шул чорларда Болгар халкының бер өлеше төньякка-Кама аръягындагы урманнарга, борынгы мари, удмуртлар яшәгән(Xгасырлардан ук), җирләргә  кача. Безнең Балтач районы территориясенә дә болгарлар күчеп утыра башлау XIIIгасырга карый.      Бу фикерләрнең дөреслеген А.А.Спицын, А.П.Смирнов хезмәтләре, Хисаметдин ибн Шәрәфетдннең 1902 елда басылган”Болгар тарихы” , Михаил Худяковның хезмәтләре, яңарак чор тикшерүчеләрдән М.А.Усмановның 1972 елда басылган “Татарские исторические источники17-18вв.”хезмэтендә китерелгән “Ишман шаҗәрәсе” белән дә раслана.Аның буенча Болгардан чыккан Сөләйман исемле кеше мари-удмуртлар яшәгән Бөре елгасы буена килеп урнаша.(АВ Ленинградский отдел ИВАН СССР, фонд131,опись 1,ед.хр.1, лл.19-21). Ә Укчи улы Йангул шаҗәрәсе буенча (шунда ук, 21а-21б битләр), элек Шушма буенда яшәгән Йангулның уллары Түнтәр авылына нигез салган. Моны мәшһүр татар зыялысыМөхәммәт-Нәҗип Түнтәри тарафыннан  төзелгән Түнтәр авылы тарихы да раслый(Р. Фәхретдиновның Уфадагы архивында саклана, Фәннәр Академиясенең Башкорт флиалы).Хисаметдин ибн Шәрәфетдннең 1902 елда басылган”Болгар тарихы” хезмәтендә Шушма буена урнашкан Кадыйр улы Хәсән-Шәех, Надир ула Балтача, Абайдан улы Салауч  турында әйтелә(36-39 битләр).

Реклама

Безнең якларга татарларның (Казан ханлыганда инде болгарлар шулай атала башлый экренләп)  күченүненең икенче этабы Казанны урыслар яулап алу чорларына карый.  Ләкин Алтын Урда таркалгач  барлыкка килгән Казан ханлыгы(1440-1452)  экономик яктан да, шулай ук хэрби яктан да бик нык дәүләт була. Олуг-Мөхәммәт хан чорында аеруча куәтле булып 1445 елда Мәскәү князьләрен җинеп,Василий II тоткынлыкка алына. Ул азат ителү, контрибуция  һәм ана тәхетне саклап калырга булышу уңаеннан хәзерге Рязань өлкәсеннән җир бүлеп алына һәм хан улы Касим анда ханлык итә башлый.                                                                                                                .     Менэ шунда Казан ханлыгыннан күченеп килгәннәр арасында безнең әби ягыннан бабай да була инде!  Европа белән сәүдә итәргә бик унай була Касим ханлыгы аркылы. Ләкин 1552 елда Иван Грозный тарафыннан Казан яулап алынгач Касим ханлыгының йогынтысы кими бара. Ханлык кочсезләнә бару белән андагы сәүдәгәрләргәдә эш алып бару кыенлаша. Безнен бер бабай “Мәскәүгә патшага барып”,(шулай сөйләгәннәр), сәүдә итәргә уңайлы булсынга Бобров фамилиясе сатып алып кайта. Сонрак кысулар арткач,бенең якка гаиләсе белән күченеп кайта. Түбән Шәмәрдәндә тире эшкәртү заводы төзи, гаилә эшен кабат монда кабат корып эшли башлый. Безгә билгелесе Җомагыл(1750 ...еллар), аның улы Хөрәмшэ. Хөрәмшә уллары Хәсән, Хөсәен һәм Шәфигулла була. Шулардан тарала инде хикмәтле Бобровлар нәселе. Кемнәр генә юк анда- Бөек Ватан сугышында башын салган каһарманнар күпме, араларында күпсанлы орден-медаль ияләре, хәтта летчик-штурмовик Советлар Союзы Герое Ибраһим Газизуллин(әнисе Боброва Фатихабану) да бар!     

     Лэкин бу урында сугышка үз теләге белән китеп сугыш беткәнче авыр сугыш юлларын узып исән- сау кайткан шушы нәселгә бәйле батыр кыз- тумышы белән Бөрбаш авылыннан булган Зәйнәп Гарифулла кызыСибгатуллина(соңыннан ире буенча Муфахарова), турында беренче булып сүз башларга кирәктер. 1924 елның 15 январендә туган 17 яшьлек кыз –безнең Зәйнәп апа була ул! Андыйлар сирәк булгандыр дип уйлыйм мин! Ул Һава һөҗүменнән саклау (Противовоздушной обороны), гаскәрләрендә зенит расчетында прожекторчы булып хезмәт итә. Зәйнәп апа сугыш юлын 1941 елда Мәскәүне дошман самолетларыннан саклаудан башлый. 1943 елда Идел буенда сугышлар барганда бигрәк авырга туры килә ана- каты яралана. Ул конне анын зенит прожекторында сигез йолдыз барлыкка килә. Бәреп төшерелгән дошман самолетлары санынча...

   Сугышның буеннан буена уза, медальләр белән бүләкләнә, яралар ала. Сугыштан кайтып гаилә кора. Әйтергә кирәк,аптырарлык,-  ире шул Бобровлар нәселе кызы булган, безнең Зәйнәп әбинең сенлесе Әминә апаның (ул да Бобров Хәмзә кызы),улы , шулай ук сугышны башыннан ахырына кадәр узган офицер  Әдип абый Муфахаров булып чыга. Алар өч бала үстерделәр-ике ул һәм бер кыз. Олы уллары хәрби очучы булды. Зәйнәп апа өлкән яшкәчә яшәп вафат булды. Кызы Диләрә апа һәм кече малае Марат гаиләләре белән Казанда яшиләр.

  Менә Бобровлар нәселеннән Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр кыз белән танышу шул ук нәселдән тагын бер куркусыз сугыш каһарманы  белән танышуга сәбәп булды.

  Бөек Жинүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Ватанны саклауда катнашкан барлык сугыш каһарманнарын, тылда алардан ким булмаган, бәлки кайвыкыт авыррак та булган шартларда батырларча хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәрен шулай искә алу, аларга дога ирештергән шикелле үк кирәкле һәм саваплы эш дип ышанып калам мин. Аларнын батырлыгы гасырларга шундый язмалар аша гына барып житә ала бит.

                             Мәгъфүр Мифтахов,

Сәрдегән авылы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: