Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Күршеләре онытмый

Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Ивановның вафатына инде шактый, әмма аның батырлыгы хакында күршеләре онытмый.

Павел Иванович Иванов 1904 елны Сала-Көшкәт авылында дөньяга килә. 1941 елның октябрь аенда сугышка алына, өч тапкыр яралана. Соңгысында сул аягын кисәргә мәҗбүр булалар.

– Волхов фронты, 1944 ел. Аңыма килгәндә сулы окопта ике тәүлек яткан булганмын. Аякларым бернәрсә сизми. Гангрена башланган булган, шуңа сул аягымның тездән югары кистеләр. Аягыма миномет кыйпылчыгы тигән булган, – дип сөйли торган булган ул исән чагында.

Сугышчан батырлыклары өчен Павел Иванов “Кызыл йолдыз” ордены, “Германия җиңгән өчен”, “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан бер аяксыз кайкан өлкән сержант Павел Иванович 22 ел буе Балтач сельпосында баш бухгалтер булып эшли. Өйләнә, тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз үстерәләр.

Бөек Ватан сугышы ветеранының вафатына быел 18 майда 29 ел була. Тормыш иптәше белән улы да инде гүр ияләре. Кызы читтә яши, олы яшьтә булгач, туган якларга бик еш кайта алмый. Әмма ветеранның туган ил азатлыгы өчен кылган батырлыгын күршеләре онытмый. Балтач бистәсенең Космонавтлар урамында яшәүче бертуган Азат һәм Ирек Сабировлар, Рәфкәт Шакирҗанов, Илдус Шәйхетдинов, Илдус Гайсин, Илсур Вәлиев, Ринат Гарифуллин, Марат Гыймадиев ел саен Павел Ивановның каберен тәртипләп торалар. Быел исә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, каберенә яңартылган табличка да урнаштырганнар.

– Батырлар онытылырга тиеш түгел. Туганыңмы ул синең, әллә күршеңме, анысы мөһим түгел. Ил азатлыгы өчен гомерләрен, сәламәтлекләрен жәлләмәгән ветераннарыбыз батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк, – ди әлеге изге эшләрнең башында торучы Марат Гыймадиев.

Чыннан да, батырлар онытылырга тиеш түгел. Һәм без моны үсеп килүче буынга да төшендерә алсак иде. Павел Ивановичның күршеләре кебек гади, әмма игелекле, бәяләп бетермәслек гамәлләребез белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы ветеран кабере