Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Кыю разведчик

Рәхимов Бакый Сибгатулла улы – Советлар Союзы Герое, Түбән Кенә авылында туган.

1913 елда Түбән Кенә авылында туган. Шунда ук башлангыч белем ала, колхозда эшли.

Казан шәһәренә килеп, ФЗӨ мәктәбендә укый, бераз вакыт паровоз машинисты ярдәмчесе булып эшли. 1938 елда Казан кинопленка заводында слесарь булып эшли башлый.

Б.Рәхимов 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. 7нче армиянең 86нчы мотоукчы дивизиясе составында разведчик буларак акфиннәргә каршы сугышта катнаша. Күп җаваплы операцияләр вакытында үзен курку белмәс батыр сугышчы итеп таныта. Аның батырлыгы һәм сугышчан осталыгы атаклы Маннергейм линиясен өзү өчен барган авыр сугышларда ачыла. 1940 елның 22 февралендә ул хезмәт иткән хәрби берләшмәгә стратегик әһәмиятле булган Койвисто-Бьерке утравын алырга задание бирелә. Әмма ясалган һөҗүмнәр тиешле нәтиҗәне бирми. Утрауга зур булмаган разведчиклар төркеме җибәреп, аның ныгытма системаларын өйрәнергә һәм дошманның күңеленә курку салырга дигән карарга киленә. Үз теләге белән барырга риза булган сугышчылар арасында Б.Рәхимов та була. Төркем утрауга төнлә кыю рейд ясый, бурыч үтәлә. Бу рейд вакытында якташыбыз искиткеч батырлыклар күрсәтә. Шушы батырлыклары өчен аңа 1940 елның 21 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Тик батыр бу хәбәрне белми, 1940 елның 3 мартында, Финляндия белән килешүгә кул куярга бары тик ун көн калганда, дошман белән авыр бәрелешләрнең берсендә геройларча һәлак була.

Батыр якташыбызның җәсаде Тупуран-Саари (Вихревой) утравында туганнар каберлегенә күмелгән.

Б.С.Рәхимовның якты истәлеге халкыбызның күңел түрендә. Районыбызның Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш авылларын берләштерүче күмәк хуҗалык Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов исемен йөртә. Геройның туган авылы уртасындагы скверга аның скульптор Х.Мортазин эшләгән бюсты куелды. Аның бюсты шулай ук Балтачтагы Батырлар аллеясында да тора. Казанда кайчандыр үзе эшләгән “Тасма” берләшмәсе бинасында батыр истәлегенә мемориаль такта куелган”, – диелә Гарифҗан ага Мөхәммәтшин төзегән район энциклопедиясендә.

*       *       *

30 нчы еллар башында бик күп яшьләр, партия һәм комсомол чакыруы буенча, авыллардан беренче бишьеллык төзелешләренә эшкә киттеләр. Унҗиде яшьлек колхозчы Бакый Рәхимов та Балтач районындагы туган авылы белән саубуллашты. 1930 елда ул Юдинодагы ФЗӨ мәктәбенә керде. Мәктәп тимер юл транспорты өчен эшче кадрлар хәзерли иде. Аны тәмамлагач, Бакый машинист ярдәмчесе булып эшли башлады. Ул берничә ел Казан тимер юлында поездлар йөртте. Ә 1938 елда, бер урында төпләнергә исәпләп, әле генә сафка баскан Казан кинопленка фабрикасына слесарь булып керде. Бакый тиздән яңа урында үзен оста куллы һәм күндәм эшче итеп танытты; ул бит ФЗӨ мәктәбендә үк инде слесарьлык хәзерлеге буенча иң яхшы укучыларның берсе иде, паровоз йөрткәндә дә ремонт эшләрендә катнашкалады.

Ләкин Рәхимовка фабрикада озак эшләргә туры килмәде. Еллар тынычсыз чак иде, фашизм башлап җибәргән икенче Бөтендөнья сугышы бара, аның дәһшәтле ташкыны совет чикләренә якынлаша иде. 1939 ел азагында фин сугыш чукмарлары Ленинградның иминлегенә куркыныч салды һәм аннары сугыш башлап җибәрде. Армия сафларына алынган Рәхимов 86 нчы мотоукчы дивизия составында фронтка юнәлде. Яшь слесарьга разведка батальонында пулеметчы булып хезмәт итәргә туры килде.

1940 елның февраль урталарында, совет гаскәрләре зур хәзерлектән сон дошманның төп оборона линиясенең куәтле ныгытмаларын штурмлаган вакытта, 86 нчы дивизия Фин култыгы яры буена тупланган һәм сугышка керергә приказ көтә иде. Финнарның Выборг янындагы ныгытылган районына чыгу өчен, 22 февральгә каршы төндә частьлар култык бозына керделәр.

22 февральдә кичкә таба дивизия командиры разведчикларга финнарның оборона системасын ачыкларга приказ бирде. Ләкин разведчиклар отрядларының утрауга якын килергә омтылыш ясаулары барып чыкмады, көчле ут астында алар кире китәргә мәҗбүр булдылар. Шул чакны батальон командиры капитан Васильев әлеге операцияне биш кеше белән генә кабатлап карарга ниятләде, кечкенә төркемгә утрауга үтеп керү җиңелрәк булыр дип өметләнде ул. Разведкага сугышчылар үз теләкләре белән генә катнаша дип игълан ителгәч, рядовой Рәхимов хәтәр заданиене үтәргә барырга беренчеләрдән булып теләк белдерде. Капитан Васильев командалыгындагы бу группага бары биш кеше алынды.

Төнге сәгать бердә, кардай ак халатларын киеп, разведчиклар алга юнәлделәр. һәм көтмәгәндә финнарга ташландылар, һөҗүмнең кинәт ясалуы нәтиҗәсендә, эш уңышлы чыкты – дошманнарның бик азы гына качып котыла алды.

 

Ярдан артык ераклашмыйча, разведчиклар якындагы поселокка юл тоттылар, аннан бу вакытта туптан аталар иде. Дошман батареясының утрауга якынлашып килүче совет частьларын капшап карарга тырышуын аңлап, капитан бу батареяны сафтан чыгарырга карар бирде; моны утрауда рус разведчиклары барлыгын дошман белгәнче эшләргә кирәк иде. Кыю разведчиклар ату белән мавыккан артиллеристларга төнге шәүләләр кебек ташландылар, һәр разведчикка өч-биш кеше өчен сугышырга туры килде. Пуля, гранаталар белән, ә кайчак хәтта приклад белән сугып Рәхимов берничә финны егып салды, аның кулы яраланды, әмма ул сугышуын дәвам итте.

 

Разведчиклар орудиеләрне сафтан чыгардылар да, артык бер минут та тоткарланып тормыйча, төнге караңгылыкка кереп югалдылар. Әмма аларның эшләре турындагы хәбәр дошман гарнизоны частьларында инде таралып өлгергән иде һәм, гадәттә булгалаганча, кечкенә генә бер төркем кыю сугышчы дошман телендә көчле отрядка әверелде. Күп тә үтми, совет сугышчылары дотка юлыгып, сиздерми генә аңа якынлашуга һәм амбразураларга берничә граната ыргытуга, финнар ныгытмаларын ташлап качтылар. Күрше дот та шулай булып калды.

Шуннан ары дошман белән бәрелешләр кузгатып тормыйча, разведчиклар бик саклык белән генә утрауның эченәрәк юнәлделәр, очраган ныгытмаларны билгеләп бардылар, аларның күбесендә инде беркем юк иде. Иптәшләреннән беркадәр кырыйдарак барган Рәхимов кинәт аяк атлаган тавышлар ишетте.

Иртәнге куе томан астында разведчиклар частька кайттылар. Аларның мәгълүматларыннан файдаланып, штаб операция планын эшләде һәм, башта артиллериядән ут ачып тормыйча, пехота көче белән генә утрау яулап алынды.

Кыю сугышчыларның бишесен дә командование бүләкләүгә билгеләде. Рәхимовка аеруча зур бүләк тапшырылачак иде. Ләкин ул бу югары бүләкне – Советлар Союзы Героеның Алтын йолдызын алырга өлгермәде, шуннан соңгы сугышларның берсендә һәлак булды.

 

“Каһарманнар – Татарстан уллары” сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев