Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмышлар

Мин әтинең кайтуын көтәм

Җанны сискәндергән шушы җыр, ничектер, күңелемдә өмет уята. Менә әти кайтып керер дә, балаларын һәм әнине кочагына кысып алыр күк. Күзләреннән бертуктаусыз яшьләр агар.

Сугыш беткәнгә ничә еллар инде, ләкин бүген дә күңелемдә ышаныч сүрелми. Әмма, әти юк, ул кайтмый... Бик күп кадерле кешеләрне ут эченә алган сугыш кырында җаны кыелып калды. Аның кай җирдә һәлак булуын белмим. Кариле авылының тарих китабында бары сугышка китүе генә язылган. Ә үземнең, сабый чакта ике абыем һәм әни белән озатып калуыбыз гына истә.

Әтием Габдрәүф Гыйбадуллин, 1905 елда Кариле авылында дөньяга килгән (туган ае истә калмаган). Шушы авылда гади, ишле гаиләдә туып үсә ул. Укырга керә, дүртенче сыйныфны тәмамлагач эшкә йөри башлый. Кул эшенә чыныгып үскән әтием бер эштән дә курыкмый. Данлыклы мич чыгаручы Газиз бабай белән бергә мич чыгара, балта эшенә дә өйрәнә. Газиз бабайның әтисе Габдулла, минем әтинең әтисе белән бертуган булалар. Шуңа да, әти динле, эш сөючән, тырыш Газиз бабайны бик хөрмәт иткән.

Тыныч холыклы, эшкә җитез булган әти, яшьлеге чәчәк аткан чорда әнием Мәрьямбикәне очрата һәм ике яшь йөрәк кавышып гаилә кора.

Әнием 1908 елда туган, бик уңган, тырыш хатын була, алар бер-берсен бик хөрмәт итеп, яратып яшиләр.

Тора-бара гаилә ишәя, ике абый, аннан соң, 1938 елның ноябрь аенда мин дөньяга килгәнмен. Ике малайдан соң кыз туу зур шатлык булган, әлбәттә. Тормыш шулай җайлап кына үз агымы белән барганда, миңа өч яшь тулгач Бөек Ватан сугышы башланган. Һәм, тыныч гомер кичергән кешеләрнең тормышы бер мизгелдә туктагандай булган.

Шул вакыт, җиткән яшь егетләр, ирләр бер-бер артлы сугышка китә башлый. һәркем якыннарын озатырга әзерли. Әни дә әтинең кечкенә капчыгына әйберләр сала, ә мин, яшь бала булгач, аның кая китәсен бик аңлап бетермәсәм дә, алдына утырып моңсу йөзен күзәтәм. Ике абыем да әтинең кочагына сыенган. Ирен озатканда әни ничекләр чыдагандыр, анысын бер Ходай гына белә. Әле бит шул чакта дүртенче баласын көткән булган ул.

Авыл башына хәтле озата барганда әти әнигә үзеңне сакла, балаларны ничек тә булса аякка бастыр дигән теләген әйткән.

Әкрен генә кузгалып киткән атларның артыннан без дә озата барып, китүчеләр күздән югалганчы карап калдык. Өйгә кайткач әни бик озак елады, догалар кылды.Авылда, ир-егетләр китеп беткәч авыр тынлык урнашты. Шунан соң бөтен авырлык хатын-кызлар җилкәсенә төште. Җирлектә калган бар халык колхоз эшенә чумды.

Тормыш авыраеп киткәнлектән, әни карындагы баласын алып кайтмаска да уйлаган. Шулчак, авылыбызның табибы, “Ничек тә үстерерсең, үзеңә ярдәмче булыр, алып кайт син аны” дип, киңәш иткән. Шулай итеп, 1942 елда Минзирә туа.

1945 ел. Сугыш беткән дигән хәбәр таралгач без куанычтан нишләргәдә белмәдек. Ут йотып яшәгән көннәребезнең берсендә, көтмәгәндә язларның җиңү шатлыгы алып килүе җанны җылытты.

Авылга әкренләп сугыштан ирләр кайта башлады. Башкалар белән беррәттән, без дә инде һәр көнне әтинең кайтуын түземсезләнеп көттек. Шулай берчак, өйгә таныш түгел солдат килеп кергәч, без аптырап калдык. Ул башта авыр итеп бер сулап куйды, аннан гына, әтинең батырларча һәләк булуын җиткерде. Бу хәбәр барыбызны да өнсез калдырды. Сугыш беткән шатлыктан соң кайгы ишетүе әйтеп бетергесез яман булды. Дүрт бала белән тол калган әни ничек түзгәндер, әтине мәңгегә югалтуыбызны авыр кичереп бик елаштык без. Шушы хәсрәтләрдән соң әнигә дә берьялгызы тормышны алып бару бер дә җиңел бирелмәде.

Сугыш бетсә дә, ачлык-ялангачлык тиз генә кимемәде. Без үсеп җитеп кул астына керә башлагач, әнигә булышып яшәдек. Урамда уйнап йөрүне, ял итүне белмәдек тә. Әни колхозда эшләгәч аның белән эшкә йөрдем. Каз, сыер көтүе көттем, кич кайтканда, акбаш дигән үләннең яшел сабагын җыеп кайта идем, шуны ашап йокларга ята идек. Кычыткан да җыйдык, аны суга салып аш әзерли иде әни. Көз аенда колхозчылар басудагы бәрәңгене алып бетергәч, җирдә калмады микән дип кызлар белән җыярга бара идек. Берничә черек бәрәңге тапсак, ашарга ризык булды дип куанып кайтабыз.

Сугышта исән сау калган Газиз бабай безгә бүләкләр дә бирде. Әнигә, кызларыңа күлмәк булса да, тегәрсең дип матур ситсы биргәне әле дә хәтеремдә.Өстемдә уңып беткән, кат-кат ямау салган күлмәктән соң яңаны кигәч бик сөендек сеңлем белән. Газиз бабай әтинең сугыштан кайта алмавына бик офтанды.

Авылда өйләрнең аз булуы аркасында бер өйне урталай бүлеп, ике гаилә яшәүчеләрдә булды. Шулай бүленгән өйдә, безгә дә, Газиз бабайның гаиләсе белән яшәргә туры килде. Сугышның авыр юлларын үтеп кайткан бабай гаиләсен генә түгел, безне дә ярдәменнән ташламады.

Норма урта мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлагач та колхозда эшемне дәвам иттем. Аннан соң Арбаш егетенә кияүгә чыктым. Ирем белән бик матур, тигез тордык. Алты бала тәрбияләп үстереп тормышка чыгардык, оныклар да сөйдек.

Ике бертуган абыем да, ирем дә күптән мәрхүмнәр инде. Шунысы кызганыч, бер улым Чечняда хезмәт итеп кайткач, яшьли вакытсыз вафат булды. 2002 елда кадерле әниебезне озаттык. Бертуган Минзирә сеңлем белән аралашып яшибез, ул Казанда тора. Минзирә әнигә бик ярдәмчел булды, әни дип өзелеп торды.

Балачак һәм яшьлек елларым бәхетсез караңгы көннәрдә үтте. Бүгенге тормышым, мең шөкер, тыныч, рәхәт. Утыз елдан артык Арбаш колхозы фермасында эшләдем. Лаеклы ялга чыксам да, җитмеш яшькә кадәр эшемне яратып башкардым.

Сугыш еллары әле дә күз алдында тора. Әтине озатып калуыбыз, сагынып көтүебез йөрәктә онытмаслык булып җуелган. Илебезнең тынычлыгы өчен көрәшкә чыгып киткән әти һәлак булса да, җырның ахырында «үлгән җаннар терелеп кайтмыйлар» диелсә дә, мин, әти, синең исемең каһарман булып кайтты диям. Сине өч яшендә сугышка озаткан кызың, бүген изге җаныңа догалар кылып баш иям.

Оркыя Хәйруллина,

Арбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы